Россия вице-премьеры Виталий Мутко: Казан беркайчан да борчу тудырмады

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары, “Россия-2018” оештыру комитеты” автоном коммерциячел булмаган оешма рәисе Виталий Мутко 2017 елда узачак FIFA Конфедерацияләр кубогына тест чараларын уздыру һәм әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Бу чара “Казан-Арена” стадионы территориясендә үтте. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Алексей Песошин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Казан мэры Илсур Метшин хокук саклау органнары вәкилләре катнашты.

Киңәшмә башланыр алдыннан РФ вице-премьеры стадионны карады: футболчылар һәм ярдәмче персонал өчен булган эчке биналарда булды һәм уен кырының сыйфатын бәяләде.

Виталий Мутко журналистларның сорауларына җавап биреп, Казан зур спорт чараларына әзерләнүгә килгәндә беркайчан да борчу һәм курку тудырмады, дип ассызыклады.

“Без тагын бер кат аэропорт, кунакханә, күнегүләр кырларын карадык – барысы да югары дәрәҗәдә әзер, проблемалар юк. Стадион буенча әйтә алам, ул бернинди дә борчу тудырмый”, - диде РФ вице-премьеры.

“Халыкара экспертларга Казан ошый. Алар сыйфатлы стадионны билгеләделәр: ул бик уңайлы, җайлы, футболчылар өчен дә, журналистлар өчен дә тиешле яхшы шартлар булдырылган. Монда шулай ук футбол матчларын уздыру тәҗрибәсе булган яхшы персонал бар. Шәһәр бик зур инфраструктурага ия”, - дип йомгаклады Виталий Мутко.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International