Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Япониянең KITZ компаниясе президенты Ясуюки Хотта белән очрашты

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Япониянең KITZ компаниясе президенты Ясуюки Хотта белән очрашты.

Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

“Татарстан Республикасына Япониядән коллегалар һәм партнерларның еш  килүенә без бик шат”, - диде Алексей Песошин кунакларны сәламләп.

2016 елның 8 августында Казанда “Татарстан-Япония. Инвестицион киләчәк” темасына эшлекле форум узды.

19 сентябрьдә Россия икътисадын яңарту буенча алтынчы Россия-Япония консультатив советы булды.

2016 елның 1-2 октябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов   Япониядә булып кайтты (Киото ш., “Киләчәк фәне һәм технологияләре” форумы).

“Безнең сәнәгать предприятиеләре Япония компанияләре белән машина төзелеше, медицина, нефть химиясе өлкәсендә актив хезмәттәшлек итә”, -дип билгеләде Алексей Песошин.

Моннан тыш, Татарстан Япония белән мәдәният өлкәсендә күптән элемтәдә тора, фән һәм мәгариф өлкәсендә студентлар һәм профессор-укытучылар составы белән алмашу җайга салынган.

Очрашу барышында Алексей Песошин кыскача Татарстан икътисады һәм перспективалы тармаклар турында сөйләде.

Ясуюки Хотта, үз чиратында хәбәр иткәнчә, Россиягә аның беренче килүе һәм ул монда матур тәэсирләр алган.

Алга таба ике яктан да катнашучылар хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International