Рөстәм Миңнеханов Казан-Рига авиамаршруты турында: Ышанам, әлеге юнәлешне туристларыбыз кирәк дип табачак

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рига мэры Нил Ушаков белән очрашты.

ТР Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

Кунакны сәламләп Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең былтыр Латвия башкаласына визитын оештыруда ярдәме өчен рәхмәт белдерде. 

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Россиянең алдынгы һәм сәнәгате үскән регионнарының берсе, һәм күп санлы чит ил компанияләре белән хезмәттәшлек итә. Республика территориясендә сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелә. 

"Без үзара файдалы кооперация яклы. Латвия - гадәттәгечә Татарстанның алдынгы чит ил партнеры. Узган ел нәтиҗәләре буенча безнең товар әйләнеше күләме 400 млн доллар тәшкил итте", - дип ассызыклады ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хезмәттәшлек өчен машина төзелеше, мәгълүматлаштыру, медицина һәм фармацевтика. логистика, транспортта йөртү өлкәләрендә мөмкинлекләр бар. Шулай ук ИТ һәм инновацион технологияләрдә уртак стартаплар булдыру - алдынгы урында. 

Мәдәният, фән һәм мәгарифтә хезмәттәшлек - мөһим юнәлеш, дип саный ТР Президенты. Ул студентлар белән алышырга һәм гуманитар өлкәдә багланышларны үстерергә тәкъдим итте. 

Эшлекле элемтәләрне ныгыту һәм туризмны арттыруга Казан белән Рига арасындагы авиаэлемтә уңай тәэсир итәчәк, дип билгеләде ТР Президенты. 

"Ышанам, әлеге юнәлешне туристларыбыз кирәк дип табачак. Яңа маршрут Балтия илләре белән Татарстан башкаласы арасында пассажирларның йөрүен уңай итәчәк һәм Казан белән Рига арасында элемтәләрне ныгытачак", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Нил Ушаков ТР Президентына кунакчыллык өчен рәхмәт әйтте һәм Татарстанның икътисадый, мәдәни һәм туристик мөмкинлекләре турында латвиядә билгеле булуын искәртте. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International