Владимир Путин Минтимер Шәймиевкә “Россия Федерациясе Хезмәт Герое” алтын йолдызын тапшырды

2017 елның 28 апреле, җомга

Бүген Мәскәү Кремлендә илнең биш гражданына дәүләт һәм халык алдындагы казанышлары өчен “Россия Федерациясе Хезмәт Герое” бүләген тапшыру  булды. Шулар арасында Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә бар.

РФ Президенты Владимир Путин бүләкне тапшыру алдыннан һәр бүләкләнгән гражданның казанышларына бәя бирде.

“Минтимер Шәймиевнең исеме Россия дәүләтчелеген ныгыту һәм аның үсеше белән нык бәйләнгән. Россиянең суверенитетны һәм күп милләтле халыкның берлеген саклап калып, көчле, бөтен дөньяга ачык бәйсез дәүләткә әверелүендә аның өлеше зур. Минтимер Шәймиевнең Татарстан үсешенә керткән, шулай ук Россиянең мәдәни мирасын саклауга, Болгар һәм Зөя кебек тарихи үзәкләрне яңадан торгызуга керткән өлеше дә бәяләп бетергесез”, - диде ул Минтимер Шәймиев турында.

Үзенең җавап чыгышында Минтимер Шәймиев Дәүләт башлыгына рәхмәт белдерде. Россия Федерациясенең язмышы хәл ителгән катлаулы чорда хезмәт итәргә туры килүен сөйләде. Ул түземле һәм һәр эшкә аңлап якын килгән өчен аеруча рәхмәтле булуын белдерде. "Ахыр чиктә, вакыт безнең дөрес юлда булуыбызны күрсәтә, шуңа күрә ул көннәр онытылмый. Без көчле һәм уңышка хөкем ителгән” , -  диде ул.

Тантанадан соң Минтимер Шәймиев журналистлар белән аралашты.”Мин бу югары бүләкне Россия Федерациясе Президентының безнең күп милләтле Татарстан халкына, аның тарихына хөрмәте, Татарстанның хәзерге үсешен бәяләве, хәзерге Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның уңышларын тануы дип бәялим”, - дип билгеләде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International