Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхенга эш сәфәре кыла

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхенга (Германия Федератив Республикасы) эш сәфәре белән килде. 

Аэропортта Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Мюнхендагы Генераль консулы Сергей Ганжа каршы алды.

Мюнхенда вакытта Татарстан Президенты «Линде Инжиниринг» предприятиесендә булачак, анда кайбер проектларны тәкъдир итәчәкләр, шул исәптән синтетик газ һәм водород җитештерү буенча сынау җайланмасын, шулай ук водород ягулыгында йөрүче автомобильләрне.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Linde AG компаниясе президенты һәм генераль директоры профессор, доктор Альдо Беллони белән очрашачак. 

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов BMW музей үзәгенә барырга ниятли.

Иртәгә, 5 майда, төштән соң Рөстәм Миңнеханов Бавария Премьер-министры Хорст Зеехофер белән очрашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International