Рөстәм Миңнеханов Конфедерацияләр Кубогы-2017 матчларын уздыру маршруты буйлап Казандагы автомобиль юлларын карап йөрде

2017 елның 7 мае, якшәмбе

Бүген иртән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Конфедерацияләр Кубогы-2017 матчларын уздыру маршруты буйлап Казандагы автомобиль юлларын карап йөрде.   

Маршрут Казанда Конфедерацияләр Кубогы-2017 матчларында катнашучылар һәм кунаклар узачак урамнардан һәм автотрассадан гыйбарәт (матчлар 2017 елның 18-28 июнендә «Казан-Арена» стадионында булачак).

Шул исәптән бу – «Миллениум» күпере, Әмирхан урамы, Бондаренко урамы, Чистай урамы (Декабристлар урамыннан алып Бондаренко урамына кадәр), Вахитов, Краснококшайская урамнары.

Рөстәм Миңнеханов юл полотносы сыйфатын бәяләде, мимнистрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренә йөкләмәләр бирде. 

Татарстан Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар озата йөрде.

Моннан тыш, бүген Рөстәм Миңнеханов Евразия икътисадый бергәлеге  (ЕврАзЭС) башлыклары һәм Бәйсез Дәүләтләр Бергәлеге башлыклары Советын уздыру чорында (2017 елның 26 мае) кунаклар файдаланачак мартшрутны да йөреп чыкты.

Бу – Мәүлетов урамы (Академик Парин урамы киселеше), Оренбург тракты, Универсиада проспекты, Тихомирнов, Пушкин, Горький, Карл Маркс  Островский, Назарбаев (Сәлимҗанов урамыннан алып Вишневский урамына кадәр) урамнары.

Әлеге гамәл барышында Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Наталия Фишман Рөстәм Миңнехановка Казанда Миллениум паркы каршында Кабан күле яр буен, шулай ук «Планета Фитнес» (Һади Такташ урамы) спорткомплексы тирәсендәге яр буе кишәрлеген төзекләндерү проектын тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International