Татарстан Президенты: Австрия компанияләре белән хезмәттәшлекне без активлаштырырга телибез

2017 елның 16 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Австрия-Россия дуслыгы оешмасы делегациясе белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең узган елның май аенда Австриядә эш сәфәрендә булганын искәртте. Анда шул исәптән Австрия-Россия дуслыгы оешмасы җитәкчелеге белән дә очрашу булды. 

"Без шулай ук Вена шәһәрен карадык. Бик матур шәһәр, анда гражданнар өчен бөтен уңайлы шартлар булдырылган. Яр буйлары, иҗтимагый киңлекләр төзекләндерелгән, музей кварталы, театрлар бар. Вена һичшиксез шәһәр хуҗалыгын оештыру ягыннан үрнәк булып тора", - дип билгеләде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Австриядәге партнерлары белән багланышларны югары бәяли һәм сәүдә-икътисадый, гуманитар хезмәттәшлек мәсьәләләренә зур игътибар бирелә. 

"Без эшлекле элемтәләребезне активлаштырырга телибез. Безнең чит ил инвесторлары белән хезмәттәшлек итүдә тәҗрибәбез зур. Ышанам, сезнең визит үзара файдалы хезмәттәшекне үстерүгә этәргеч бирәчәк. Без Австрия компанияләрен Татарстанга җәлеп итәргә телибез һәм бөтен кирәкле шартларны тәэмин итәргә әзер", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул хәбәр иткәнчә, бүген республикада Австрия компанияләре белән уртак проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла. Шул исәптән, «Винербергер» кирпеч заводы,  «Сваровски» компаниясе белән проект, «Red Bull» "КАМАЗ-мастер" спорт командасының күп еллык партнеры, берничә Австрия банкы эшли. Шулай ук башка тармакларда да предприятиеләр бар. 

Шуннан Австрия бизнес-даирәләре вәкилләре үз компанияләре турында сөйләделәр. Алар авыл хуҗалыгы, электрон түләү системалары, атлы спорт, туризм һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлекне тәкъдим итәләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International