Татарстан Республикасы һәм "Почта Банк" хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар

2017 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы һәм "Почта Банк" хезмәттәшлек турында килешүне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Почта Банк" идарәсе рәисе - президенты Дмитрий Руденко Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында имзаладылар.

Документта республика халкына банк хезмәтен күрсәтүне җайлаштыру һәм банк инфраструктурасын үстерү каралган. 

"Татарстан - Россиянең иң тиз үсеп килүче төбәге һәм гаять зур икътисадый мөмкинлекләргә ия. Республиканың банк базарында конкурентлык югары дәрәҗәдә. Без төбәктә банклар челтәрен үстерүне дәвам итәчәкбез - быел ике бүлек ачылачак. Бу өстәмә 170 яңа эш урынын тәэмин итәчәк, анда без республика вузларын тәмамлаучыларны җәлеп итәбез", - диде Дмитрий Руденко. 

"Бүген "Почта Банк" күрсәтә торган хезмәт белән Россия Почтасы һәм Пенсия фонды бүлекләрендә дә файдаланып була. Бу олы яшьтәге кешеләр өчен аеруча мөһим. Шулай ук шәһәрләрдә генә түгел, ә авылларда да "Почта Банк" хезмәте кхрсәтелү каралган", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International