Татарстан Президенты «Джонсон & Джонсон» компаниясе җитәкчелеге белән медицина өлкәсендә хезмттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Джонсон & Джонсон» компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Әңгәмә барышында яклар сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек, «Джонсон & Джонсон»  компаниясенең республика медицина учреждениеләрен модернизацияләү проектларында катнашу мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.

Очрашуда ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, «Джонсон & Джонсон»  ҖЧҖ Россия һәм БДБ илләрендә генераль директоры Юлия Маркова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International