Алексей Песошин юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең чираттан тыш утырышын уздырды

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә  юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.

Утырыш барышында Татарстан территориясендә төбәкара һәм районара хәрәкәт итүче автобусларны тәүлек буе күзәтүне оештыру һәм пассажирларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

Комиссия эшендә Россия ЭЭМның Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча дәүләт идарәсе (ГУОБДД МВД РФ)  башлыгы урынбасары Сергей Добряков, Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Асламбек Ахохов, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин катнашты.

Сергей Добряков Россия юлларында аварияләрнең гомуми күрсәткече кимү белән бергә, пассажирлар ташучы автобуслар катнашында юл-транспорт һәлакәте саны арту күзәтелә, дип сөйләде. Шундый һәлакәтләрнең саны 63%ка арткан, үлүчеләр саны 54%, зыян күрүчеләр саны 59%.

“Татарстанның Зәй районындагы юл фаҗигасы пассажирларның иминлеген тәэмин итү өлкәсендә кичекмәстән чаралар күрү кирәклегенә күрсәтә”, - дип билгеләде ул.

Асламбек Ахохов якын арада Россия ЭЭМ һәм Транспорт өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт арасында мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү гамәлгә ашырыла башлый, дип белдерде.

ТР буенча Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы баш дәүләт инспекторы Ленар Габдурахманов автотранспорт предприятиеләренә планнан тыш прокурор тикшерүләрен уздыруны тәкъдим итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International