Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру буенча киңәшмә уздырды

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру урынында чираттагы киңәшмә уздырды.

Тарихи собор Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2015 елның 4 ноябрь Указы буенча яңадан булдырыла.

Проект “Яңарыш” республика фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

А.Х. Халиков исемендәге археология институты директоры Айрат Ситдыйков киңәшмәдә катнашучыларга агымдагы елның июль-августында институт хезмәткәрләре археологик кыр эшләрен дәвам иттеләр, дип сөйләде.

Минтимер Шәймиев һәм митрополит Феофан собор бинасы төзелеше барышы белән таныштылар. Алар шулай ук Казан Изге Ана иконасы соборы бинасы белән бергә булдырыла торган бердәнбер Мәгарә гыйбадәтханәсен дә карадылар.

Минтимер Шәймиев һәм митрополит Феофан төзелеш эшләренең темпы һәм сыйфатыннан канәгать калдылар. Алар барысын да христианнарның бүген билгеләп үтелә торган  “Медовый Спас” бәйрәме белән котладылар.

Киңәшмәдә ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары -ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International