Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан делегациясе Төркмәнстан башкаласына барачак
2008 елның 11 гыйнвары, җомга
Якшәмбе көнне, ягъни 13 нче гыйнварда, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе 2 көнлек визит белән Төркмәнстанның башкаласы Ашхабадка барачак.
Делегация составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин; “КАМАЗ” ААҖ, “Татнефть”, “Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе”, “Казан вертолет заводы”, “Ак Барс-Холдинг”, “А.М.Горький исемендәге завод”, “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсенең Федераль дәүләт унитар предприятиесе җитәкчеләре; министрлыклар һәм Кама автогиганты хезмәткәрләре, шулай ук Татарстан артистларының күпсанлы төркемнәре бар.
Тышкы икътисади эшчәнлек буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Искәндәр Мөфлихановның “Татар-Информ” агентлыгы корреспондентына хәбәр итүенчә, Татарстан делегациясе әгъзалары катнашындагы төп чаралар 14 нче гыйнварда үткәреләчәк.
Шул уңайдан, дүшәмбе көнне иртә белән Кыпчак авылында Төркмәнстанның беренче Президенты Сапармурат Ниязов (Төркмәнбашы) монументына чәчәкләр кую планлаштырыла. Аннан соң Татарстаннан килгән югары дәрәҗәле кунакларны бу Урта Азия республикасы башлыгының яңа резиденциясендә көтеп алачаклар. Анда илнең хәзерге җитәкчесе Гурбангулы Бердымухаммедов белән очрашу уздырылачак. Бераз соңрак Татарстан Республикасы хөкүмәт делегациясе әгъзалары үзләренең Төркмәнстандагы хезмәттәшләре белән очрашачак. Анда ике яклы документларга кул кую карала.
Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче кешеләр Төркмәнбашы исемендәге Ашхабад туку комплексына барачаклар. Ул хәтта дөньякүләм үлчәмнәр буенча да эре җиңел сәнәгать предприятиесе булып санала, анда 3,5 меңгә якын кеше эшли.
Татарстан кунаклары шулай ук Төркмәнстандагы “КАМАЗ” ААҖ нең укыту-сәүдә сервис комплексы төзелә торган урында да булачаклар. Аны ачу агымдагы елның маена планлаштырыла. Искә төшереп узыйк: Чаллы автогиганты тышкы сәүдә компаниясенең Ашхабад вәкиллеге 2006 елда ачылган иде. Хәзерге вакытта бу ил “КАМАЗ” ААҖ нең иң динамик үсешле чит ил базарына әверелде. Йөк автомобильләре сатып алу буенча Төркмәнстан чит илләр арасында лидерлар өчлегенә керде: әгәр 2002 елга кадәр анда 300 автомобильдән аз гына күбрәк җибәрелгән булса, 2003-2005 еллар дәвамында – ел саен 65-105 йөк машинасы, ә 2006 елда меңләп “КАМАЗ” машинасы сатылды һәм ул яңа йөк автомобильләре базарының 78 % ын тәшкил итте. Әле күптән түгел генә Төркмәнстандагы “КАМАЗ” автопаркында (автобусларны да кертеп) 32,2 мең берәмлек транспорт чарасы исәпләнә иде, шуларның якынча 4,3 меңе кулланылышта булды.
Магтымгула исемендәге музыка һәм драма театрында уздырылачак татарчага тәрҗемә ителгән “Рухнамә” китабын тәкъдир итү тантанасы Татарстан Республикасы делегациясе визитының үзенчәлекле “таҗы” булачак. Әлеге чарада Татарстаннан килгән иҗат коллективлары катнашачак.
“Татар-Информ” мәгълүмат агентлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
9
июнь, 2026 ел
Казанга РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров килде
Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
5
июнь, 2026 ел
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән
Татарстанда чәчү кампаниясе төгәлләнгән, планлаштырылган мәйданнарга вакытында һәм югары сыйфатлы чәчелгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азы-төлек блокларын актив ремонтлыйлар - хәзер 63 объектта эшләр бара
Татарстанда уку елы тәмамлану белән мәктәп азык-төлек блокларын ремонтлаучы объектлар саны сизелерлек артты. Хәзер подрядчылар 63 объектта эшләр алып бара. Гомуми үтәлеш 15% тәшкил итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
2
июнь, 2026 ел
Татарстан балалар ялын финанслауны 21%ка – 3 млрд сумга кадәр арттырды
2026 елгы җәйге савыктыру кампаниясендә Татарстаннан 175 меңнән артык бала һәм яшүсмер ял итәчәк. Балалар өчен нинди юнәлеш сменалар ыузачак, Кара диңгезгә ничә кеше китәчәк, юлламалар өчен ата-аналар түләве күләме һәм иминлек кагыйдәләре ничек үтәлә - бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта катнашучылар сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз