Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстанга эш сәфәренә килде. «Казан» халыкара аэропортында аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды.
Казанда Сергей Лавров Күмәк иминлек турындагы шартнамә оешмасында (ОДКБ) катнашучы дәүләтләрнең тышкы эшләр министрлары Советы утырышында катнашачак.