ТР Президенты Казанда Универсиада авылы төзелеше белән танышты

2011 елның 19 августы, җомга

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Универсиада авылы төзелеше мәйданында булып, эшләрнең барышы белән танышты. Республика башлыгы белән бергә бирегә Казан мэры Илсур Метшин, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин да килде.
Рөстәм Миңнеханов Универсиада авылының Җәмәгать үзәге төзелешен карады. Халыкара Студентлар уеннары барган чорда биредә Универсиада штабы, мәгълүмат, аккредитация үзәкләре урнашачак. Калган вакытта бу бина Идел буе физик культура һәм спорт академиясенең баш корпусы функциясен башкарачак.
Республика башлыгына бинаны эчке яктан бизәкләүнең мөмкин булган вариантлары тәкъдим ителде. Президент белдергәнчә, мебельне сайлаганда, беренче чиратта, аның ныклыгы, бәясе исәпкә алынырга тиеш. Рөстәм Миңнеханов Җәмәгать үзәге биналарының төрле массакүләм-мәдәни чаралар уздыру өчен түгел, иң элек, уку процессын оештыру өчен файдаланырга тиешлеген ассызыклады.
Президент Универсиада авылының бульварын карады, студентлар кампусының яңа биналарында булып, аларның җиһазланыш дәрәҗәсен югары бәяләде.
Башкала мэры Илсур Метшин Президентка җиткергәнчә, 2013 елгы Казан Универсиадасы кунаклары һәм катнашучылары саны баштарак 11 мең булыр дип уйланылган булса, бу санның 13 меңгә җитүе көтелә. Шуны күздә тотып бүген Президентка Универсиада авылында яшәүчеләрне урнаштыруның мөмкин булган вариантлары тәкъдим ителде.
“Универсиада авылында даими яшәүчеләр булырга тиеш түгел”, - дип ассызыклый Рөстәм Миңнеханов. Президент фикеренчә, кампус башка шәһәр-районнардан килгән студентлар өчен генә яшәү урыны, алар каникул вакытында моннан китәргә тиеш. Җәйге чорда Универсиада авылы төрле спорт ярышлары һәм башка массакүләм чараларда катнашучылар өчен яшәү урыны булып хезмәт итә ала. Каникуллар чорында биредә бүлмәләргә косметик ремонт та ясап булачак.
Күргәннәренә йомгак ясап, соңыннан Татарстан башлыгы Казандагы Универсиада авылы Кытайның Шеньчжень шәһәрендәге аналогыннан яхшырак булыр, дигән ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International