Рөстәм Миңнеханов: Нефтьче һәм газчы һөнәре Россиядә иң хөрмәтлеләрдән санала, алар чыгарган нефть һәм газ безнең йортларга яктылык алып килә

2017 елның 2 сентябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык республика нефтьчеләрен һәм нефть ягы халкын Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады.  

Бүген Әлмәттә зур тантаналар узды, шулай ук биредә Шәһәр көнен дә билгеләп үттеләр.

Шәһәрнең үзәк Ленин урамында нефть эзләү тарихы һәм нефть ягын үстерүгә багышланган театральләшкән тамаша, сәнәгатьнең алдынгы хезмәткәрләре, нефть чыгару һәм нефть сервисы оешмалары вәкилләре катнашында бәйрәм парады булды, ретроавтомобильләр парады узды.  

Сәхнәдән нефтьчеләрне бәйрәмнәре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.  

«Нефтьче һәм газчы һөнәре Россиядә иң хөрмәтлеләрдән санала, алар чыгарган нефть һәм газ безнең йортларга яктылык алып килә. Илебез тарихында һрвакыт нефть һәм газ сәнәгате предприятиеләре илнең икътисадый нигезен тәшкил итте, дәүләтнең энергетик иминлеге гаранты булды», - диде ул. 

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан бай тарихлы данлыклы хезмәт традицияләре һәм нефть-газ комплексы казанышлары белән лаеклы рәвештә горурлана.   

«Берничә буын нефтьчеләрнең һәм газчыларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә   республикабыз Россиянең иң эре индустриаль һәм фәнни үзәкләренең берсенә әверелде. Бүген Татарстанның нефть комплексы – нәтиҗәле нефть чыгару да, углеводород чималы буенча алга киткән ресурс базасы да, нефтьне тирәнтен эшкәртү дә, югары технологик нефть химиясе дә, һәм, әлбәттә, нефть һәм газны кулланучыларга вактында илтеп җиткерү дә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Татарстан бай тарихлы данлыклы хезмәт традицияләре һәм нефть-газ комплексы казанышлары белән лаеклы рәвештә горурлана», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.  

Әлмәткә килгән саен без нефть башкаласының матурая баруын күрәбез, диде Рөстәм Миңнеханов, «Татнефть» акционерлар җәмгыяте озак сроклы нигездә  төбәкне үстерүгә юнәлгән масштаблы социаль проектларны гамәлгә ашыра.

Рөстәм Миңнеханов тармак ветераннарына аерым рәхмәтен җиткерде. «Сезнең бай тәҗрибәгезгә таянып, яшьләрнең мөмкинлеген, тармак инновацияләрен кулланып, Татарстанның нефть-газ комплексы киләчәктә дә үсәчәк», - диде ул.  

Бу көнне Шашин исемендәге «Татнефть» җәмгыяте коллективы республика һәм илнең социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше, берничә буын нефтьчеләр хезмәтенә хөрмәт йөзеннән «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде.  

Татарстан Президенты тармакның барлык хезмәткәрләренә лаеклы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм сәламәтлек, иминлек, киләчәктә уңышлар теләде. Ул шулай ук нефть тармагының хезмәт алдынгыларына Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Аннары бәйрәмне алып баручылар сәхнәдән Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевның котлавын укыдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International