Рөстәм Миңнеханов ТР Президенты Кубогына оештырылган гольф буенча хәйрия турнирын ачты

2011 елның 20 августы, шимбә

Бүген “Гольф – Казан” клубы кырында Татарстан Президенты Кубогына гольф буенча беренче хәйрия турниры старт алды.

Турнирда 40тан артык кеше кергән 11 команда катнашты. Республика командасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.

Турнирның максаты – коляскалы инвалидларның “Крылья Барса” баскетбол командасына ярдәм итү кысаларында хәйрия акчасы җыюны оештыру. Физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар ярышлары өчен махсус кыйммәтле коляскалар кирәк. Тиздән Татарстанның җыелма командасы республика данын үзебездә халыкара турнирда яклаячак.

Турнирны ачу тантанасында Россиядә гольф белән 5 шәһәр шөгыльләнә дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Республикада гольф белән шөгыльләнүчеләр саны күбәя.

“Бу хәйрия турниры коляскалы баскетболчыларга ярдәм итәргә мөмкинлек бирә” – дип белдерде Татарстан Президенты һәм "Крылья Барса" командасы капитаны Андрей Чугуновка 300 мең сумлык чек тапшырды.

“Ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәм. Киләчәктә уеннар көтелә һәм без җиңүгә омтылачакбыз”, - дип белдерде ТР Президентына Андрей Чугунов.

Тынычлык һәм дуслык символы буларак һавага ак күгәрченнәр очты. РФ һәм ТР гимннары яңгырады.Турнир рәсми рәвештә ачылды.

Бүләкләү тантанасы якынча 16.30 сәгатькә билгеләнгән. Җиңүче командага кубок тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International