Бүген Әлмәттә тантаналы төстә “Бәләкәч” балалар бакчасы ачылды. Аны шәһәрнең мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә иң мөһим инновацион проектларның берсе дип атыйлар.
Балалар бакчасын ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Илдар Халиков, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Әлмәт районы башлыгы Ришат Әбүбәкеров, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.
270 урынлы 1 нче санлы “Бәләкәч” балалар бакчасы “Бәләкәч” республика программасы буенча 2011 елда төзелгән, балалар бакчасын финанслау һәм сафка бастыру “Татнефть” ААҖнең ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына өстәмә түләүләре хисабына тәэмин ителгән.
Рөстәм Миңнеханов әлмәтлеләрне яңа балалар бакчасы ачылышы белән котлады. “Мин шәһәрдә “Татнефть” һәм хакимият башлыгы ярдәмендә шундый күркәм балалар бакчасы сафка басуына бик тә шат, - дип ассызыклады ул. – Татарстанда “Бәләкәч” программасы буенча күп кенә объектлар төзеләчәк”. Республика башлыгы хәбәр иткәнчә, быел Татарстанның 11 меңнән артык гаиләсе үз сабыйларын балалар бакчаларына урнаштырачак.
Кунаклар балалар бакчасы, аның мөмкинлекләре белән танышты. “Бәләкәч”тә бүгенге көн таләпләренә җавап бирүче барлык шартлар да тудырылган. Биредә музыка һәм физкультура заллары, татар һәм инглиз телләренә өйрәтү, психология һәм логопедия, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү һәм сөйләмне үстерү бүлмәләре, рәсем сәнгате һәм актерлык осталыгы студияләре эшләячәк.
Дәвалау, профилактика һәм сәламәтләндерү процедураларын үткәрү өчен физиотерапевтика сәламәтләндерү блогы булдырылган. Ул тоз һәм аппарат бүлмәләрен, ингаляторийны, УВЧ кабинетын, измә әзерләү бүлмәсен үз эченә ала. Балаларны чыныктыру һәм сәламәтләндерү өчен бассейн да каралган.