Рөстәм Миңнеханов König Ludwig International компаниясе белән «Татспиртпром» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасында катнашты

2017 елның 5 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәсәкүгә эш сәфәре кылды.  

Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов König Ludwig International GmbH & CO. KG (KLI) сыра кайнату компаниясе белән «Татспиртпром» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау тантанасында катнашты.

Рөстәм Миңнеханов барында документка König Ludwig International GmbH & CO. KG идарәче партнеры, Принц Луитпольд Баварский һәм «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Ирек Миңнеәхмәтов имза салдылар.

Документ Татарстан компаниясенең Бавария сыра брендларын җитештерүне һәм реализацияләүне үз эченә алган интеллектуаль милкен Россиядә һәм Татарстанда куллану хокукын күзаллый.

Чара «Крокус Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды.

Яклар шулай ук киләчәктә үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов шул исәптән кунакларга Татарстан Республикасы Бавария җитәкчелеге белән урнаштырган эшлекле багланышлар, ике төбәк арасындагы хезмәттәшлек турында кыскача гына сөйләде.

Искәртәбез, хәзерге вакытта «Татспиртпром» АҖ «Чистай» индустриаль паркы территориясендә (Татарстан) сыра заводы төзи. Партнерлык килешүендә әлеге предприятиедә Kaltenberg һәм Konig Ludwig сәүдә маркалары белән югары сыйфатлы («премиум») сыра җитештерү турында сөйләшү беркетелгән. Контракт 10 еллык хезмәттәшлеккә исәпләнә.

Чистайдагы сыра заводы проекты Германиянең эре компанияләре белән тыгыз хезмәттәшлектә гамәлгә ашырыла. 2017 елның 11 маенда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында Krones AG компаниясе белән әлеге завод өчен сыра кайнату җайланмалары китереп тору турында контракт имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International