ТР делегациясенең Бразилия Федератив Республикасына булган эшлекле сәфәре турында бүген ТР Президентының Тышкы элемтәләр Департаменты директоры - ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов сөйләде. ТР делегациясен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән иде. Эшлекле сәфәр 2011 елның 15-19 август көннәрендә булды.
Брифинг ТР Хөкүмәт йортында үтте.
Бу Татарстан җитәкчелегенең Латин Америкасы илләренә беренче визит булды. Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөргән затлар Бразилиянең иң зур шәһәрләренә - Рио-де-Жанейро, Сан-Паулу һәм башка калаларда булды.
Татарстан делегациясе JBS һәм BrasilInvest компанияләре вәкилләре белән очрашты.
JBS компаниясе - ит җитештерү буенча Бразилиянең иң эре компанияләрнең берсе. Татарстан аның белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә тели.
Бразилиянең иң зур инфраструктур объекты - "Асу" сәнәгать-логистика комплексы - Татарстан делегациясен таң калдырды. Әлеге проектка кертелгән инвестицияләр күләме 45 млрд. долларга җитә.
Шулай ук, халыкара ярышлар өлкәсендә дә Татарстан белән Бразилиянең уртак яклары күп. 2014 елда Бразилия футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк. Казан футбол буенча дөнья чемпионаты матчларын 2018 елда кабул итә. 2016 елда Бразилиядә Олимпия уеннары узачак.
Искәндәр Мөфлиханов "Татарстан белән Бразилия бүген бер-берсен җентекләп өйрәнү белән мәшгуль", диде.