Рөстәм Миңнеханов "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар советы утырышын үткәрде

2011 елның 23 августы, сишәмбе

Бүген ТР Министрлар Кабинетында "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар советы утырышы узды. Утырышны ТР Президенты, "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар советы рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Катализ институты профессоры Зинфәр Исмәгыйлев һава кислородына нигезләнгән җайланманы үзләштерү тәҗрибәсе турында сөйләде.

Аның сүзләренчә, әлеге юнәлеш буенча беренче тәҗрибәләр әле 90нчы еллар уртасында ук башкарылды. Хәзер исә бөтенләй яңа дәрәҗәгә чыгып булды. Җайланма ике блоктан тора һәм газны эшкәртә. 3 айда 16 млн. куб. м товар газын эшләп чыгаруга ирешкәннәр. Шул ук вакытта 80 тонна күкерт утильләштерелгән. Әлеге технологиягә компанияләрдәг дә заказлар килә башлаган.

Зинфәр Исмәгыйлев белдергәнчә, әлеге технологиягә әлегә тиңнәр юк.

"Татнефть" ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов җайланманың көче 2 тапкыр зуррак булырга тиешлеген ассызыклады.

ТР Президенты технологияне ахыргача камилләштереп эшләп бетерергә кушты: ул сәнәгать таләпләренә җавап бирердәй булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International