Казанда узучы спорт чаралары барышында рухи уңайлылык һәм ирек дәрәҗәсе Кытайдагыга караганда югарырак. Кичә РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, 2013 елда Казанда узачак Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты башлыгы Игорь Шувалов FISU флагын Шеньженьнан Казанга тапшыру тантанасыннан соң үткәрелгән видеоконференция барышында әнә шулай дип белдерде.
Видеокүпер быелгы Уеннарның башкаласын Универсиаданы 2013 елда кабул итәчәк Казан белән тоташтырды. Шеньженьнан журналистларның сорауларына Игорь Шувалов һәм Казан мэры Илсур Метшин җавап бирде, Казаннан исә ТР Премьер-министры Илдар Халиков элемтәгә чыкты.
“Кытай Халык Республикасы хакимиятләре, шәһәрләр Шеньженны Универсиадага әзерләү өчен күп эш башкарды. Мин 2013 елда безнең оештыру мөмкинлекләре моннан начаррак булыр дип уйламыйм, - дип белдерде Игорь Шувалов. – Барлык коллегалар да Татарстан командасының һөнәри әзерлек дәрәҗәсен билгеләп үтә. Казанда рухи уңайлылык һәм ирек дәрәҗәсе мондагыдан югарырак”.
“Инфраструктураның сыйфаты буенча безнең яхшы нәтиҗә күрсәтү мөмкинлеге бар. Безгә алар артыннан куарга кирәкми, Шеньженьда 10 миллионнан артык кеше яши. Казан исә 1000 еллык тарихы булган шәһәр. 2013 елгы Универсиада барышында Россия төрле халыклар, телләрнең уңайлы яшәешен һәм үсешен тәэмин итәргә сәләтле булуын күрсәтә алыр дип уйлыйм. Безнең әлеге күптөрлелекне күрсәтү мөмкинлеге бар. Кытайдан безнең партнерлар һәм коллегаларның мөмкинлекләрен арттырып күрсәтергә кирәкми. Күп эш башкарылган. Әмма бу без дә шуны ук эшли алмыйбыз дигән сүз түгел. Без кешеләр өчен уңайлырак шартлар тудыра алабыз һәм шулай эшләргә тиешбез дә”.
Игорь Шуваловның сүзләренә караганда, киләсе елда Казан 2013 елгы Уеннарга спорт инфраструктурасын әзерләү эшләрен төгәлләргә тиеш. “Без шулай ук спортчыларыбызны Казандагы Универсиадада лаеклы чыгыш ясарга әзерләргә тиешбез”, - дип ассызыклады Шувалов.
Үз чиратында, Илсур Метшин барысын да 40 елдан соң FISU флагының Россиягә әйләнеп кайтуы белән котлады.
Игорь Шувалов искәртеп узганча, Универсиададан тыш, Россия якындагы елларда Олимпия уеннарын, җиңел атлетика, хоккей, спортның су төрләре, футбол буенча дөнья чемпионатларын кабул итәчәк. “Без мондый чараларны Россия спортын үстерү, тиешле инфраструктура булдыру максатыннан үткәрәбез”, - дип белдерде РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары.