Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков: Август аенда Универсиада объектларында 2,3 млрд. сум үзләштереләчәк

2011 елның 23 августы, сишәмбе

“2013 елгы Универсиада башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасында 2011 елда Шеньженьда (Кытай) 26 нчы җәйге Универсиаданы ябу нәтиҗәләре буенча РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов белән телекүпер оештырылды. Телекүпердә ТР Премьер-министры Илдар Халиков (Казанда) һәм Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин (Шеньженьда) катнашты.
Телекүпер барышында Илдар Халиков бөтен ил халкын Россия командасының Шеньженьдагы Универсиадада уңышлы чыгыш ясавы белән котлады һәм Татарстанның җыелма команда составында лаеклы чыгыш ясавын (ТР командасы 20 медальгә лаек булды, шуның 10 сы – алтын) билгеләп үтте.
“Казандагы Универсиадада бөтен кешегә дә - спортчыларга да, кунакларга да, шәһәр халкына да уңайлы булырга тиеш”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.
Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Универсиадага атап төзелүче 32 спорт объектының 28 е сафка бастырылган. 45 мең тамашачыга исәпләнгән футбол стадионында, Спортның су төрләре сараенда һәм гимнастика үзәгендә, шулай ук Универсиада авылының өченче кластерында эшләр дәвам итә. Бер үк вакытта транспорт инфраструктурасының 155 объектында эшләр башкарыла. Август аенда 2,3 миллиард сум үзләштереләчәк, сентябрь аена билгеләнгән план – 2,7 миллиард сум.
Искәртеп узабыз, кичә Шеньженьда FISU флагын Кытайдан Россиягә таншыру тантанасы булды. Казан мэры Илсур Метшин флагны Шеньжень мэрыннан кабул итеп алды. Процедура 2011 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасын ябу кысаларында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International