Татарстанның туристлык һәм спорт объектларын кәрәзле телефоннар өчен кодлар белән билгеләячәкләр

2011 елның 24 августы, чәршәмбе

Якын көннәрдә Универсиада, туристлык объектларында, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының басма продукциясендә Интернет челтәрендәге тиешле сайтларга смартфон һәм коммуникаторлар ярдәмендә тиз арада керү өчен махсус кодлар барлыкка киләчәк. Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә tag-кодларны куллану перспективалары хакында фикер алыштылар. Киңәшмәне республика Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
«Global Media» компаниясе генераль директоры Андрей Ермолаев искәртеп узганча, хәзерге вакытта Казанда QR-кодлар (tag-кодларның элгәрге технологиясе) кулланыла. Казан Кремле һәм IT-парктагы объектлар шундый кодлар белән тамгаланган, алар буенча объектлар турында мәгълүмат урын алган сәхифәләргә күчәргә мөмкин.
Андрей Ермолаев билгеләп үткәнчә, tag-кодларны реклама продукциясендә, презентация һәм күргәзмә стендларында файдаланырга мөмкин.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ассызыклавынча, tag-кодлар технологиясе кәрәзле телефоннардан Интернет челтәрендәге сәхифәләргә тиз арада керү алымы ул.
И.Халиковның сүзләренә караганда, tag-кодларның төп өстенлеге – тизлек һәм куллану өчен гади булуында. Өстәвенә, tag-кодлар бушлай – бары тик Интернетта тиешле контент булдырырга кирәк, аңа кодларда шифрланган сылтамалар илтә.
Татарстан Премьер-министры tag-кодларны Универсиада, мәдәни һәм тарихи мирас объектларында, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволарның басма һәм күргәзмә продукциясендә урнаштырырга күрсәтмә бирде.
Илдар Халиков фикеренчә, tag-кодларны шәһәрләрдәге җәмәгать транспорты тукталышларында да кулланырга мөмкин - бу сылтамалар буенча кулланучы коммуникатор ярдәмендә әлеге тукталыштагы маршрутлар исемлеге белән таныша, алдагы автобус килеп җитәргә күпме вакыт калганын белә алачак.
“Заманча технологияләр үсеше шуңа китерде, бүгенге көндә компьютер түгел, ә коммуникатор төп элемтә чарасы санала, - дип ассызыклады Татарстан Премьер-министры. – Шуңа бәйле рәвештә без үзебездә яңа технологияләр кертергә тиеш”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International