Татарстан белән Мәскәү хезмәттәшлеге потенциалы тормышның барлык өлкәләрендә дә кирәкле. Бу хакта ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанда Мәскәү көннәрен ачу тантанасында белдерде.
Тантана Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет академия театрында Мәскәү делегациясе җитәкчесе, Мәскәү мэры урынбасары Александр Горбенко, ТР Хөкүмәте вице-премьеры Зилә Вәлиева, республика мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка рәсми затлар катнашында узды.
Владимир Спиваков җитәкчелегендәге "Виртуозы Москвы" Дәүләт камералы оркестры концерты барлык татарстанлыларга да бүләк булды. Музыкантлар Моцарт, Вивальд, Чайковский, Рахманинов, Россини, Брамс һәм башка дөньякүләм танылган композиторлар әсәрләрен башкарды. Сәхнәгә солистлар буларак танылган башкаручылар белән бергә Владимир Спиваков халыкара хәйрия фондының яшь стипендиатлары, шул исәптә скрипкада уйнаучы казанлы да чыкты. Концертның финал аккорды Астор Пьяццолланың "Танго любви" әсәре булды. Тамашачылар камералы оркестр маэстросын һәм музыкантларны көчле алкышларга күмде.
Татарстанда Мәскәү көннәре ачылу уңаеннан ТР Президенты исеменнән сәламләү сүзе белән Илдар Халиков мөрәҗәгать итте. “Мәскәү Хөкүмәте хезмәттәшләребез белән очрашуга шатбыз. Залда Мәскәүдә яшәүче ватандашларыбыз да күп. Алар - башкалада яшәүче фән, спорт, эшлекле даирә вәкилләре”, - дип билгеләп үтте Премьер.
“Безнең мөнәсәбәтләр үзара аңлашу һәм хөрмәткә нигезләнгән. Соңгы елларда бизнес, шулай ук мәдәният өлкәсендә дә мөһим һәм кызыклы чаралар узды. Мәскәү Сабантуе ел саен киң җәмәгатьчелекне бергә җыя”, - диде Илдар Халиков.
Мәскәүдә Татарстан көннәре агымдагы елның ноябрендә узачак. “Татарстан Республикасы белән Мәскәү хезмәттәшлеге потенциалы тормышның барлык өлкәләрендә дә кирәкле. Мәскәү делегациясе республикада тәкъдим иткәннәрдән канәгать калыр дип өметләнәбез. Берничә айдан Мәскәүдә Татарстан көннәрен тиешенчә үткәрү өчен барысын да эшләячәкбез”, - дип белдерде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.
Александр Горбенко Мәскәү мэры Сергей Собянинның сәламләвен укыды. “Мәскәүлеләр һәм республикада яшәүчеләр бергә кичкән тарихи сынауларга һәм җиңүләргә нигезләнгән бер-берсенә тирән ихтирам белән карый, - диелгән котлауда. – Татарстан Республикасында Мәскәү көннәренең уртак шатлыклы бәйрәм һәм ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләрен билгеләү өчен яхшы эш мәйданчыгы булачагына ышанам”