ТР Президенты Мәскәүнең татар милли-мәдәни мөхтәрияте вәкилләре белән очрашты

2011 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремленда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында Мәскәү көннәре (25-26 август) кысаларында Мәскәүдәге Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте вәкилләре һәм Татарстаннан китеп илебез башкаласында гомер итүчеләрне кабул итте.

Президент Резиденциясендәге әлеге очрашуга чыккан Президент Рөстәм Миңнехановны ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, РФ Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдин, ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәсим Акчурин (кунаклар ягыннан барлыгы 37 кеше), Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һ.б. рәсми затлар аяк өсте басып каршы алды.

Татарстан башлыгы Р.Миңнеханов, Мәскәүдәге милләттәшләребезнең зыялы һәм күренекле вәкилләрен күрүебезгә шатбыз, хуш килдегез, сүзләре белән кунакларны сәламләде.

Чыгышында ул татар халкын батырлыгы, Ватаныбызга тугрылыгы белән илкүләм, хәтта дөньякүләм таныткан, үлеме белән үлемсезлеккә атлаган патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен бүген искә алу көне – Берлиндагы Плётцензее төрмәсендә Җәлилнең башын чапкан көнгә 67 ел булуын белдереп, бер минут тынлык игълан итте.

Мәскәү белән элемтәләребез көннән-көн яхшыра, сез исә һәркайсыгыз үзегез яшәгән-хезмәт иткән җирдә, гомумән, җәмгыятьтә җитди урын алып торасыз, алга таба без Мәскәү белән мөнәсәбәтләр корганда ярдәм күрсәтерсез дип уйлыйм, дип билгеләп үтте Президент. Дин мәсьәләсендә уңга-сулга тайпылмый, ата-бабадан килгән юлдан тынычлык саклап яшәргә, телне исә заманча технологияләр файдаланып, балаларны гаиләдә татар итеп тәрбияләргә өндәде. Үз туган телен һәр милләт белергә тиеш, ләкин тел үзләштерүчеләр өчен аның методологиясе нәтиҗәле булу зарур, инглиз телен Интернет ярдәмендә үзләштереп булган кебек ысул хәзерге көндә кулай, дигән фикердә ул. Милләттәшебез туган телен белми икән, аны читкә этәрмәскә, киресенчә, үзебезгәрәк тартырга, ярдәм итәргә кирәк, тел генә милләт күрсәткече түгел, аның йөрәге, җаны татар булуы әһәмиятле, - диде Р.Миңнеханов.

Илебездә милләттәшләребезне генә түгел, барча халыкны бергә җыйган Сабан туйлары, дини һәм милли форумнар үткәрелүен искәртеп, Болгар шәһәрлеге кебек изге җир ял итү, аралашу-дуслашу, мөнәсәбәтләрне ныгыту урынына әверелергә тиеш, диде Президент. Мәскәү кунакларын республика казанышлары, алга таба үсеш юнәлешләре белән таныштыргач, сезнең өчен дә Татарстан белән элемтәләр кирәк дип уйлыйм, шуңа күрә, эш-гамәлләрдә уртак тел табарбыз, Россиядә көндәшлеккә сәләтле милли лидерлар тәрбияләү зарурияте, шул ук вакытта эшләнеп бетмәгән эшләребез дә бар, диде.

Җавап сүзе белән чыккан Рәсим Акчурин Татарстан казанышларын, дөньякүләм спорт форумнары Казанда үткәреләчәген белеп, горурланып һәм республика тормышы белән кызыксынып яшәүләрен басым ясап әйтте. Ринат Закиров исә төбәкләрдә милләттәшләрнең җирле хакимиятләр белән уртак тел табып яшәүләрен мактап телгә алды, Мәскәүдә татарларның интеллектуаль куәте зур булуын беләбез, илебез башкаласында эшлисе эшләребез алда әле, диде.

Бүген илебезнең дини лидерларының берсе - РФ Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил Гайнетдингә 52 яшь тулган. Шул уңайдан республикабыз башлыгы аны гомер бәйрәме белән котлап, милләтләр һәм конфессияләрнең үзара килешеп яшәүләре бәрабәренә кылган гамәлләре өчен ТР Президентының Рәхмәт хаты, истәлек бүләге, гөлләмә тапшырды. Үзенә шундый зур игътибар бирелүгә рәхмәт белдереп, Р.Гайнетдин милләттәшләрне Рамазан ае һәм иртәгә булачак кадер кичәсе, якынлашып килгән Гает көне белән котлады, Татарстанның киләчәктә дә чәчәк атуын, Президентның уңышлы идарә итүен теләде. “Татарстандагы Мәскәү көннәре чараларының иртәгә буласыларында катнаша алмыйм, Мәскәүдә Гает тыныч үтсен өчен, мин анда булырга тиеш”, - диде Р.Гайнетдин.

Очрашу соңында Мәскәү кунаклары ТР Президенты Р.Миңнеханов белән истәлеккә фоторәсемгә төште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International