Татарстан Президенты "Россия-2018" республика оештыру комитеты утырышын уздырды

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты "Россия-2018" футбол буенча дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру буенча республика ошетыру комитеты утырышын уздырды. 

Эштә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, "Россия-2018" оештыру комитеты" АКО операцион директоры Дмитрий Годунов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты Җитәкчесе Шамил Гаффаров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, быел җәй Казан Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи кебек Конфедерацияләр кубогын кабул итте. "Бу җитди дөнья дәрәҗәсендәге футболны күрү мөмкинлеге булды. Гомумән, Кубок нәтиҗәләре буенча ФИФА һәм катнашучы илләр ягыннан уңай  бәяләмә алдык, җанатарлар һәм шәһәребезгә килгән кунаклар да уңай кабул итте", - диде ул. 

ТР Президенты сүзләренчә, матчларны уздыру көннәрендә гаять зур һәм килешенгән эш башкарылды. Бөтен җаваплы хезмәтләр бурычларның үз өлешләрен югары дрәрҗәдә башкарды, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, әмма 2018 елда Татарстанда тагын да катлаулы турнир көтелә. "Без ихтыярны йомшартмаска тиеш, киресенчә, җитешсез якларны билгеләп, аларны юк итәргә тиешбез", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга. 

Шуннан "Россия-2018" оештыру комитеты" АКО операцион директоры Дмитрий Годунов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Казан мэры Илсур Метшин чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International