Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
ТР Президенты Казанның тарихи үзәгендәге йортларны карады
2011 елның 28 августы, якшәмбе
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр үзәге буйлап экскурсиядә тарихи биналар белән танышты. Республика башлыгы өчен экскурсияне Казан экскурсоводы, Бөтенроссия тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклау җәмгыятенең Татарстан бүлеге советы әгъзасы Олеся Балтусова үткәрде.
Казанның тарихи йөзен саклау хәрәкәте активисткасы О.Балтусова үз блогында Татарстан Президентына ачык хат юллаган, анда ул юкка чыгу янаган тарихи биналарны карарга чакырган. Рөстәм Миңнеханов тәкъдимне кабул иткән һәм бүген Казан буенча җәяүле экскурсиядә шәхсән иске йортларның торышы белән танышты.
Республика башлыгы Бауман урамында ташландык хәлдәге ишегалдына керде. О.Балтусова Рөстәм Миңнехановның игътибарын “Казан” кунакханәсе бинасына юнәлтте.
ТР Президентына Казанда сакланган иң иске бина - Иван Михляев йорты күрсәтелде, 1722 елда анда император Петр I тукталган. Бу бина ярым җимерек хәлдә.
Чит ил кунаклары меңьеллык Казанда тарихи биналарның ташландык хәлдә булуына аптырый, дип сөйләде Олеся Балтусова.
ТР Президенты тарихи биналарның хуҗаларын җаваплылыкка тартырга кирәк, дип белдерде.
Җимерелгән тарихи биналар урынына зур яңа торак комплекслары төзелә. Бу факт ТР башлыгында канәгатьсезлек уятты, аның фикеренә караганда, тарихи үзәктә биек йортлар төзүгә юл куймаска кирәк. Рөстәм Миңнеханов төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга төзелешкә бирелгән рөхсәтне һәм ихтыяҗ булганда төзелә торган биналарның проектын яңадан карауны йөкләде.
Экскурсия тәммамлангач Рөстәм Миңнеханов Олеся Балтусовага рәхмәт белдерде һәм киләчәктә Казанда тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне саклауга зур игътибар биреләчәк дип ышандырды. Ул шулай ук ТР Хөкүмәтенең тиешле структураларына шундый экскурсияләр оештыру өчен җәяүле маршрутлар төзүне йөкләде.
ТР Президенты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
март, 2026 ел
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстанның язгы ташуга әзерлеген тикшерделәр
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Утырыш планлы тәртиптә уздырылды һәм төбәкнең язгы ташуга әзерлеге мәсьәләсенә багышланды.
17
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Закон территориясе" конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры Дамир Садретдинов «Закон территориясе» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз