Бүген Казан ипподромында Шәһәр һәм Республика көненә багышланган ат чабышлары узды. Приз фонды 3 миллион сум тәшкил иткән ТР Президенты призына үткәрелгән бәйге аның төп вакыйгасы булды. Бәйрәмне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та тамаша кылды.
Иң элек Казан шәһәре призы уйнатылды (1400 метрлы дистанция, приз фонды 1 миллион сум). Старттан Лемон Шот кушаматлы туры айгыр (“Актай” ат-спорт клубы, Казан) алга ыргылды. Финишка килеп җиткәндә генә аны Лемон Лав Кид кушаматлы туры бия (“Актай” ат-спорт клубы, Казан) узып китте. Җиңүчегә бүләкне Казан мэры Илсур Метшин тапшырды.
Аннары Татарстан Республикасы көне уңаеннан приз уйнатылды (1000 метрлы дистанция, приз фонды шулай ук 1 миллион сум). Әлеге бәйгедә Патруль кушаматлы туры айгыр (ТР Эчке эшләр министрлыгының "Динамо” ат-спорт клубы) беренче килде. Җиңүчегә бүләкне ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тапшырды.
ТР Президенты призына үткәрелгән бәйге ат-спорт бәйрәменең иң югары ноктасы булды (2400 метрлы дистанция, приз фонды 3 миллион сум). Татарстанның иң яхшы юртаклары катнашкан әлеге бәйгедә Рамзан Кадыйровның Баритон кушаматлы туры айгыры беренче булып килде. Җиңүчегә бүләкне ТР Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.