ТР Президенты элеккеге духовное училище биналары комплексында ремонт эшләренең барышы белән танышты

2011 елның 31 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Рус православие чиркәвенең Казан епархиясе идарәчесе Казан һәм Татарстан архиепископы Анастасий белән очрашты.

Республика башлыгы Епархия идарәсенә (Казан, К.Маркс/Миславский урамнары чаты, 9/15) килде һәм биредә элеккеге духовное училище биналары комплексында ремонт эшләренең барышы белән танышты.

Архиепископ Анастасий хәбәр иткәнчә, элеккеге духовное училище биналары комплексы XVIII йөзнең 70 нче елларында төзелгән. Биредә күп кенә күренекле дин эшлеклеләре белем алган, әмма 1918 елда, чиркәү дәүләттән аерылгач, училищены ябалар. Якын көннәрдә - ремонт эшләре төгәлләнгәч – биредә Епархия идарәсе һәм Казан духовный семинариясенең хатын-кызлар бүлеге урнашыр дип көтелә.

Казан һәм Татарстан архиепископы Анастасий, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм башкалар биналар комплексын карады, башкарылган эшләргә бәя бирде. Анастасийның сүзләренә караганда, эшләр инде берничә ел дәвамында бара, объект катлаулы. Бинада яңа тәрәзәләр урнаштырылган, нигезе ныгытылган һәм бүтән эшләр башкарылган, бизәкләү эшләре алып барыла. Проектның заказчысы – Казан башкарма комитетының “Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе” муниципаль учреждениесе, генераль проектчы - «Казгражданпроект» ААҖ, генераль подрядчы – “Астар” ҖЧҖ.

Соңыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан һәм Татарстан архиепископы Анастасий ремонтның ничек дәвам итәчәге, беренче чиратта нинди эшләр башкарылачагы хакында фикер алышты.

Архиепископ Анастасий шулай ук Казан духовный семинариясе һәм аның проблемалары хакында сөйләде. Аерым алганда, семинариянең, көндезге һәм читтән торып уку программаларында физкультура урын алса да, студентлар өчен спорт залы юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International