Рөстәм Миңнеханов Казанның социаль-мәдәни объектларын ремонтлау барышы белән танышты

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның ремонт-торгызу эшләре алып барылучы берничә социаль һәм мәдәни объектында булды. 

Татарстан Республикасы Президенты белән бергә күчмә эшче киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, ТР  Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан районнары администрацияләре башлыклары һәм башкалар катнашты.

Башта Рөстәм Миңнеханов Казан циркында булды. 1967 елда төзелгән бу объект төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас корылмасы санала. Бүген монда  тулы масштаблы ремонт бара.  

Икенче пункт төбәк әһәмиятендәге тагын бер мәдәни мирас корылмасы –Островский урамындагы 15 нче йортта урнашкан Татар әдәбияты тарихы музее бинасы, монда 1928 елдан 1942 елга кадәр татар язучысы Шәриф Камал яшәгән. Объектта капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә. Музей хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Президентына эчке ишегалдын төзекләндерүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. 

Рөстәм Миңнеханов бу мәсьәләне контрольгә алды. Татарстан Республикасы Президенты шулай ук музей җитәкчелеген учреждениене үстерүдә актив катнашырга һәм потенциаль хәйриячеләрне эзләргә өндәде.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты Габдулла Тукай әдәбият музеенда булды, монда да торгызу эшләре бара. Генераль подрядчик Рөстәм Миңнехановка эшләрне яңа елга төгәлләргә вәгъдә итте. 

Татарстан Республикасы Президенты музей янәшәсендәге төзекләндерүгә мохтаҗ скверга игътибар итте. «Бу сквер җыйнак һәм матур булырга һәм кешеләрне җәлеп  итеп торырга тиеш», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Татарстан Президенты Габдулла Тукай әдәбият музее янындагы XX йөз башының танылган Казан сәүдәгәре Сафа Бахтиев йортында булды. Сафа Бәхтиев йортын 1903-1906 елларда архитектор Фома Петронди төзегән.

Бинаны торгызу һәм реконструкцияләү 2016 елда тәмамланган. Ул чакта ук биредә кунакханә булачагы билгеле була. Аның янәшәседә XX гасыр татар сәүдәгәрләренең көнкүрешен тасфирлаган музей экспозициясе урнашачак, дип планлаштыралар. «Бик матур йорт! Аны туристлар маршрутларына кертергә кирәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов 2 нче балалар поликлиникасында (Шмидт ур., 30) һәм 18 нче шәһәр сырхауханәсендә (Х. Мәүлетов ур.) булды, аларда капиталь ремонт бара. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты Казанның Киров районындагы «Серебряный Бор» торак комплексын төзү өчен бирелгән территорияне карады.   

Күчмә киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Президенты  Казанның юл-урам челтәрен ремонтлау белән дә танышты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International