Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанда Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы җитәкчелеге белән очрашты.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда вице-премьер – республика Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, вице-премьер Зилә Вәлиева катнашты. Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессын аның рәисе Рөстәм Абдуллин һәм җәмгыять әгъзаларыннан берсе Рөстәм Сөләйманов тәкъдим итте.
Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков билгеләп үткәнчә, Ерак Көнчыгыш - Россия Федерациясе җитәкчелеге аерым игътибар бирә торган һәм интенсив үсеш кичерүче төбәк. Татарстан өчен Ерак Көнчыгыш төбәге стратегик партнерларның берсенә әверелә, бу, Илдар Халиков фикеренчә, республика Президенты Рөстәм Миңнехановның сәфәре барышында да расланды.
“Ерак Көнчыгыш татарларының берләшүе бик тә куандыра, - дип белдерде ТР Премьер-министры. – Ерак Көнчыгышта милли мәдәниятнең саклануы һәм Татарстан белән багланышларны җайга салу өчен чын күңелдән тырышып йөрүчеләрнең булуы шатландыра”.
Очрашу барышында Татарстанның Ерак Көнчыгыш татарлары конгрессы белән хезмәттәшлеген үстерү перспективалары, аерым алганда, Ерак Көнчыгышта Татарстан Республикасы вәкиллеген ачу хакында фикер алышынды.