ТР Премьер-министры Израильнең Россиядәге илчесе белән очрашты

2011 елның 31 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Казанда Израильнең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рои Розенблит белән очрашты. Очрашу барышында яклар Татарстан һәм Израиль арасында эшлекле хезмәттәшлекне үстерүнең перспективалы юнәлешләре хакында фикер алышты.
ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Игорь Носов, Татарстанның яһүд җәмгыяте рәисе – Федераль яһүд милли-мәдәни мохтәрияте президенты Михаил Скоблионок катнашты.
Татарстан Хөкүмәте башлыгы республика Президенты исеменнән Розенблит әфәндене сәламләде. Илдар Халиков, беренче чиратта, Татарстанда яһүд милли мохтәриятенең актив эшчәнлек алып баруын билгеләп үтте. Премьер-министрның сүзләренә караганда, аның җитәкчесе Михаил Скоблионок тырышлыгы белән мохтәрият дәүләт органнары һәм җәмәгать оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлектә күп кенә мәсьәләләрне хәл итә.
“Хәзерге вакытта Израильдә Татарстан Республикасында туып үскән кешеләрнең Бөтенизраиль берләшмәсе эшләп килүе, ел саен татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйның билгеләп үтелүе безне бик тә куандыра”, - дип ассызыклады И.Халиков, Израильнең Россиядәге илчесенә мөрәҗәгать итеп.
ТР Премьер-министры билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстан һәм Израиль арасында дәүләт һәм мәдәният структураларында гына түгел, эшлекле багланышлар җәһәтеннән дә яңа элемтәләр булдырыла. ТР Хөкүмәте башлыгы фикеренчә, Тель-Авив һәм Казан арасында туры авиаэлемтә ачылу аеруча зур әһәмияткә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International