Республикада хәзерге вакытта 5,1 млн. тонна ашлык җыеп алынды, уңыш гектарыннан 32,4 центнер булды. Кукуруз җыю хисабына тулаем уңыш артырга да мөмкин, аерым район кырларында дымлылык 40 проценттан кимеде. Шул рәвешле, Татарстанда урып-җыю эшләре төгәлләнде дисәк тә була, дөрес, бераз “койрыклар” бар әле.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында барган республикакүләм киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шул хакта игълан итте.
Р.Миңнеханов бу җөмләдә, җыеп алып амбар, склад ише саклаулыкларга кергәннәрен генә санап хисап тотарга, күрсәткечләргә “су” кушмаска, дип кисәтеп куйды. “Безнең өчен тонналар түгел, ә сыйфади нәтиҗә кирәк, әйтик, кукуруз орлыгын җыеп булмыйча силоска салына икән, димәк, югары нәтиҗәле терлек азыгы – файда дигән сүз, әрәм-шәрәм генә булмасын”, - диде ул һәм һәр район буенча белешмәләр күз уңында торуын басым ясап әйтте.