Рөстәм Миңнехановка Казан финанс районының мастер-планы концепциясен тәкъдир иттеләр

2017 елның 22 сентябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казан финанс районының мастер-планы концепциясен тәкъдир иттеләр.

Тәкъдир итү Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов, Казан мэры Илсур Метшин, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты. 

Концепцияне APUDG идарәче директоры һәм архитектор Нурлиза Хашим тәкъдим итте. Ул ассызыклаганча, проектның мөһим үзенчәлекләреннән берсе – Яңа татар бистәсенең сәнәгать территориясен реабилитацияләү, Идел яр буйларының инфраструктурасын үстерү. Казан финанс районы перспективада халыкара бизнес-үзәккә әверелергә тиеш. Шул ук вакытта мәдәни һәм тарихи ядкярләрне мөмкин кадәр саклап калу планлаштырыла.

Пландагы гомуми мәйдан – 1,1 мең гектардан артык, шулардан 656 га – төзелеш алып бару территориясе. Концепцияне эшләүчеләр фаразы буенча 30 елдан соң финанс районында якынча 43 мең кеше яшәячәк, 18,7 мең яңа эш урыны булдырылачак.   

Проект 5,6 км яңа юллар салуны һәм 20,5 км булган юлларны яңартуны күз алдында тота. 

Мөһим мәсьәлә – территориянең экологик иминлеге. 95 га җир төрле җәмәгать киңлекләренә һәм яшел кишәрлекләргә биреләчәк. Шулай ук планда – канализация челтәрләрен һәм су җибәрү объектларын, агып төшкән суларны чистарту системаларын масштаблы модернизацияләү.

Нурлиза Хашим билгеләп үткәнчә, Казанны төбәк финанс үзәге дип күзаллау берничә гамәлне тормышка ашыру юлы белән башкарылачак. Яңа районда Татарстан һәм Россия банкларының төп офислары һәм филиаллары, шулай ук эре компанияләр офислары урнашачак.

Нурлиза Хашим транспорт инфраструктурасын яңарту, Идел яр буен төзекләндерү, сыйфатлы шәһәр мохите булдыру, эко-җитештерүләр урнаштыру һәм башка темаларга аерым тукталды.

Аннары очрашуда катнашучылар мастер-план буенча кайбер мәсьәләләрне карадылар. Рөстәм Миңнеханов киләчәк финанс районының транспорт челтәре моделен эшләп бетерү кирәклеген билгеләп үтте.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International