“Булгария” корбаннары истәлегенә төзеләчәк мәчет һәм часовня нигезенә тәүге таш салынды

2011 елның 2 сентябре, җомга

Бүген Кама Тамагы районының Сөйки кичүе авылында “Булгария” теплоходы корбаннары истәлегенә төзеләчәк мәчет һәм часовня нигезенә тәүге таш салу тантанасы булды.

Чарада Россия транспорт министры Игорь Левитин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Илдус Фәизов, Никольский кафедраль соборы башлыгы протоиерей Иоанн, “Булгария” теплоходында һәлак булучыларның туганнары катнашты.

Идел киңлекләре күренеп торган мәйданчыкта хор Г.Тукай сүзләренә җырлана торган “Тәфтиләү” һәм Сергей Рахманиновның "Всенощное бдение" композицияләрен башкарды. Кара матәм күлмәге кигән кызлар һавага ак күгәрченнәр очыртып җибәрде. Сөйки кичүе авылы янында туктап торучы суднолар озын гудок бирде.

“10 июльдә килгән кайгы безне берләштерде. Без кулдан килгәннең барысын да эшләдек, әмма үлгәннәрне кире кайтарып булмый”, - диде хәтер митингында Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, Игорь Левитин ерактан ук күренеп торган урында мемориал кую идеясе белән чыккан. Фаҗиганең бер еллыгына комплекс әзер булачак.

ТР Президенты һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклашты һәм аларга түземлек теләде.

Игорь Левитин билгеләп үткәнчә, әлеге мемориаль комплекс үз туганнарын һәм якыннарын югалтучылар өчен генә әһәмиятле түгел. Елга суднолары лоцияләрендә әлеге урын барлык теплоходлар да биредә һәлак булган кешеләргә хөрмәт күрсәтә алсын өчен аерым билгеләнәчәк. Хөкүмәт комиссиясе “Булгария”нең әлеге рейсы белән бәйле барлык хокук бозулар турында да халыкка игълан итәчәк. Министр һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклашты һәм әлеге фаҗигагә юл куйган барлык транспорт хезмәткәрләре өчен гафу үтенде.

“Якты дөньядан киткән кешеләр үлмәгән, алар тере, сез аларны тоймыйсыз гына. Алар һәрвакыт безнең догаларны кабул итә. Без якты дөньядан киткән кешеләрнең җаннары тынычлансын өчен һәм сезгә түземлек теләп һәрдаим гыйбадәт кылабыз”, - диде мөфти Илдус Фәизов.

“Биредә часовня һәм мәчет төзү – бик тә дөрес карар. Алар һәркем өчен һәрвакытта да ачык булачак. Үлем юк, ахирәткә китүчеләр безнең яратуыбызны һәм догаларыбызны тоеп тора. Бу кайгылы көннәрдә Аллаһы Тәгалә һәркем күңеленә якын булсын”, - дигән теләкләрен ирештерде протоиерей Иоанн.

“Булгария” теплоходы корбаннары истәлегенә куелачак хәтер мемориалы биек Идел ярында урнаштырылачак һәм хәтер дивары, мәчет, часовня чиркәве, үзәк мәйданчыктан гыйбарәт булачак.

Искәртеп узабыз, “Корабль һәлакәте корбаннары” счетына килгән акчаның күләме 50 миллион сумга якынлаша.

“Булгария” теплоходы Татарстанның Кама Тамагы районы Куйбышев сусаклагычы территориясендә 10 июльдә батты. Нәтиҗәдә, 122 кеше (аларның 28 е – балалар) һәлак булды. 79 кеше коткарылды.

“Булгария”не Идел төбеннән 2011 елның 26 июлендә күтәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International