Татарстанның инвестицияләрне җәлеп итү тәҗрибәсе турында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Женевада WAIPA конференциясе ачылышында сөйләде.
Бөтендөнья инвестицион агентлыклар ассоциациясе 1995 елда Женевада оешкан. Хәзерге вакытта ассоциациядә 228 инвестицион агентлык әгъза б илдән улып тора. Россиядән ассоциациядә Туры инвестицияләр агентлыгы белән инвестицияләрне җәлеп итүче Төньяк-Көнбатыш агентлыгы әгъзалар булып тора.
Быелгы конференциядә бөтен дөньдан 260 агентлык катнаша. Татарстан Республикасын ТР инвестицион үсеш агентлыгы тәкъдим итә. Быелгы конференциянең төп максатларыннан инновацияләр, экологик чиста технологияләр кебек мәсьәләләр санала.
ТР Президенты республиканың инвестицияләрне җәлеп итү тәҗрибәсе турында сөйләде, Татарстанның икътисдый һәм сәнәгый потенциалын тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов республиканың Россиядә беренчеләрдән булып инвестицияләрне җәлеп итү буенча агентлыкны булдырганын ассызыклады.
Бүген Женевада берничә эшлекле очрашу узачак. ТР Президенты Берләшкән Гарәб Әмирлекләренең тышкы сәүдә министры, Коста-Риканың милли планлаштыру һәм икътисад министры, Бразилиянең икътисад министры урынбасары белән очрашырга ниятли.