Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Җөмһүриятендә "Форд Отосан" заводында булды

2011 елның 6 сентябре, сишәмбе

Бүген Төркия Җөмһүриятенә эшлекле сәфәре вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Форд Отосан" заводында булды.

ТР Президентын ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының тышкы элемтәләр Департаменты Директоры - ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, Татарстанның Төркия Җөмһүриятендәге тулы вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов һәм "Алабуга" ИИЗ" ААҖ директорлар советы рәисе Тимур Шаһивәлиев озатып йөри.

"Форд Отосан" компаниясе генераль директоры Нури Отай Татарстан Президентына визиты өчен рәхмәтен җиткерде һәм җитештерүнең кыскача презентациясен оештырды.

"Форд Отосан" заводы микроавтбуслар, двигательләр һәм трансмиссияләр чыгара. Заводта 7860 кеше эшли. Шуларның 2040ы - югары квалификацияле белгечләр. Елына 320 мең микроавтобус җитештерелә.

Рөстәм Миңнеханов "Форд Отосан" заводында нкиадәр двигатель җитештерелгәне белән кызыксынды. Нури Отай Төркиядә җитештерелә торган двигательләр саны елына 66 мең данә тәшкил иткәнен җиткерде.

Алга таба Рөстәм Миңнеханов заводның башка цехларын карады. Машиналарны күбесенчә роботлар җитештерә.

Заводның продукциясе белән танышып чыкканан соң Рөстәм Миңнеханов заводның мәртәбәле кунаклары китабында язу калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International