Рөстәм Миңнеханов Төркиядә “Хәят” холдингы җитәкчелеге белән очрашты

2011 елның 6 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Коҗаәли провинциясендә “Хаят” холдингы җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда “Хаят Холдинг”ның идарә рәисе Яхъя Кыгылы, “Хаят Кимья” компаниясе генераль директоры Авни Кыгылы, “Кастамону Энтегре” компаниясе генераль директоры Халюк Йылдыз һ.б. катнашты. Яклар Татарстан территориясендә “Кастамону Энтегре” һәм “Хаят Кимья” компанияләрен үстерү мәсьәләләрен караган.

“Без “Кастамону Энтегре” һәм “Хаят Кимья” компанияләренең Татарстан территориясенә килүен бик бәялибез һәм проектларны үстерүдә ярдәм итәргә әзербез”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул бу ике компаниянең дә республикада тиз үсүен һәм үсеш перспективалары бирүен ассызыклады.

Инде хәбәр ителгәнчә, Татарстан башлыгы бүген бер көнлек эш визиты белән Төркия Республикасында. Аны сәфәрендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры –ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча Искәндәр Мөфлиханов, Татарстанның Төркия Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Радик Гыйматдинов һәм “Алабуга” МИЗ” ААҖ Директорлар советы рәисе Тимур Шаһивәлиев озатып йөри.

“Хаят” холдингы составына керүче “Кастамону Энтегре” һәм “Хаят Кимья” - “Алабуга” махсус икътисади зонасы резидентлары. Төркиядә урманчылык продукциясе секторында лидер булган “Кастамону Энтегре” МДФ (үзагач җепселләреннән эшләнгән плитә) җитештерү буенча Ауропаның иң эре ун компаниясенең берсе санала. “Хаят Кимья” – хуҗалык-көнкүреш һәм санитария-гигиена максатларында кәгазь эшләнмәләр җитештерүче эре предприятие.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International