Татарстан Президенты Казанда спорт ушуы буенча дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашты

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Гимнастика үзәгендә Спорт ушуы буенча 14 нчы Дөнья чемпионатын ачу тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ярышларда гадәттә 64 илдән 900 көрәшче катнаша, чемпионат Россиядә беренче кат уздырыла.

Алты көн дәвамында, 28 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр Россия, Иран, Кытай һәм башка илләрдән көрәшчеләр чемпион исеме өчен ярышачак. 

Чара алдыннан Рөстәм Миңнеханов Халыкара олимпия комитеты вице-президенты, Халыкара ушу федерациясе президенты Юй Цзайцин белән очрашты. Кунак спорт чарасының югары дәрәҗәдә әзерләнүен ассызыклады һәм Казандагы чемпионат иң яхшыларның берсе булачагына ышануын белдерде. 

Тантанадагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов спортчыларга гадел көрәш, ә тамашачылар һәм җанатарларга онытылмаслык тәэсирләр теләде. "Мин чын күңелдән сезне Россия Федерациясендә, Татарстан Республикасында, аның башкаласы Казанда сәламлим. Без чемпионатны кабул итүебез белән бик горуранабыз. Бүген биредә 60 илдән артык спортчы җыелды. Сезгә Казан бик ошар дип өметләнәм. Без ачык һәм ушу буенча төрле дәрәҗәдәге ярышларны кабул итәргә әзер", - диде ТР Президенты. 

"Халыкара ушу федерациясе исеменнән чемпионат кунакларын сәламләргә рөхсәт итегез. Мин Казан җитәкчелегенә искиткеч дәрәҗәдә чараны әзерләүләре өчен ихлас күңелдән рәхмәт җиткерәм. Тырышып озак вакыт әзерләнгән спортчыларга исә, әелге чараның һәр мизгеленнән тәм табуларын телим, чөнки сез - ярышлар йөрәге", - дип ассызыклады Юй Цзайцин.

Россия ушу федерациясе президенты Глеб Музуруков билгеләгәнчә, кызыклы һәм көчле спорт төре һәр шәһәрдә тамашачылар игътибарын җәлеп итә. Ярышлар ачык булачак, федерация сайтында турнир тәртибе белән танышып була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International