Рөстәм Миңнеханов Zen Noh авыл хуҗалыгы федерациясе вәкилләре белән очрашты

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Zen Noh ( Зен Но) авыл хуҗалыгы федерациясе вәкилләре белән очрашты. Чара ТР Президентының Япониягә эш сәфәре кысаларында Токио шәһәрендә узды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар катнашты.

Zen Noh  - Япония авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе. Аныд составында 1012 кооператив берлек, еллык товар әйләнеше күләме - 44 млрд. доллар. Федерация дөньядагы алдынгы авыл хуҗалыгы кооперативлары белән хезмәттәшлек итә. Шулай ук актив рәвештә азык-төлек товарларын һәм Япония авыл хуҗалыгы секторы өчен товарлар сатып ала.

Продукциянең югары сыйфатын күрсәтү өчен, коопертив вәкилләре рис сөтен кабып карарга тәкъдим иттеләр. Аны Яманаси префектурасында үстергәннәр.

Очрашуда авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сүз барды. Япония технологияләре нигезендә производствоны локальләштерү, Татарстан авыл хуҗалыгы продуциясен Япониядә, ә Япония продукяциясен Татарстанда сату мөмкинлеге турында да сөйләштеләр.

Татарстан Президенты Zen Noh тәҗирбәсен өйрәнергә һәм алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләрен билгеләргә йөкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International