Мәскәүдә Физкультура һәм спорт советы һәм “Россия -2018” оештыру комитетының уртак утырышы узды

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә Физкультура һәм спорт советы һәм “Россия -2018” оештыру комитетының уртак утырышын уздырды.

Бу чара Кремльдә үтте.

Утырышта катнашучылар 2018 елдагы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

“Без инде аның “генераль репетициясен” - Конфедерацияләр кубогын уздырдык, - диде Владимир Путин, Совет утырышын ачып. - Халыкара федерация, Россия һәм чит ил журналистлары, җанатарлар һәм спортчылар аны оештыруга уңай бәя бирделәр. Һәм кабат бу турнирны уздыручыларга, аның объектларында эшләүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Шул исәптән волонтерларга да”.

Россия Президенты билгеләгәнчә,  киләсе чемпионатта җанатарлар Россия җыелма командасыннан яхшы нәтиҗә көтә.

Бүгенге көндә төп мәсьәлә - ул объектларның әзерлеге. Графиктан калышырга ярамый, дип ассызыклады Владимир Путин.

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International