“Бердәм Россия” - ул ил һәм республика җитәкчелеге социаль-икътисади мәсьәләләрне гамәлгә ашырганда таяна торган төп сәяси партия. Халык фронты белән көчле булган партия киләчәктә дә илдә әйдәп баручы сәяси партия булып калырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Президенты “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XVIII конференциясендә белдерде.
“Булачак сайлаулар барыбыз өчен дә сынау булачак, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. “Хакимият” белән “Бердәм Россия” үз сайлаучылары белән очрашырга, гамәлгә ашырган проектлар һәм алда торган бурычлар турында сөйләргә тиеш”, - диде ул.
Республика башлыгы үз чыгышында, илдә Татарстан әйдәп баручы төбәкләрнең берсе, анда нефть химиясе, машина төзелеше актив үсеш ала, дип билгеләп үтте. “Безнең республикада дөньяви дәрәҗәдә эре югары технологияле проектлар гамәлгә ашырыла. Узган ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга кушылган инвестицияләр 300 миллиард сум тәшкил иткән”, - диде ул. Шулай ук узган ел сәнәгать производствосы күләме 1 триллион сумнан артып киткән. “Республика җитәкчелеге 2016 елга бу күрсәткечне икеләтә арттыру бурычын куя”, - дип ассызыклады ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу максатка ирешү өчен актив эшләү, яңа технологияләр кертү, производстволарны модернизацияләү, инвестиция климатын яхшырту зарур.
Агросәнәгать комплексын үстерү ТР җитәкчелеге өстенлекләренең берсе булып кала. Быел 5 миллион тоннадан артык ашлык җыеп алдык. Татарстанда эре терлекчелек комплекслары төзелеше бара, шул ук вакытта республика җитәкчелеге кече хуҗалыкларны үстерүгә дә җитди игътибар бирә.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында, 2011 елда Татарстанда 1 меңгә якын күпфатирлы торак йортта капиталь ремонт үткәрелгән, 90 процент эш төгәлләнгән дип билгеләп үтте. Президент белдергәнчә, бу программа киләчәктә дә дәвам итәчәк.
Быел республикада 2,3 млн. кв. метр торак төзелгән, бүген 2012 елгы программа өстендә эш бара. Татарстанда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү буенча зур эш алып барыла, соңгы ике елда 13 меңгә якын ветеран яңа торак алды, дип искәртте ул. Тагын 2 меңгә якын ветеран торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ.
ТР Президенты, 2011 елда 3 яшьтән зуррак балаларны балалар бакчаларында урын белән тәэмин итү бурычы куелуын искәртте. Программа гамәлгә ашырыла, ел ахырына кадәр балалар бакчаларында 11дән 13 меңгә кадәр урын булдырылачак, дип билгеләп үтте ул.
Моннан тыш, Татартсан башлыгы республикада мәгарифне үстерү стратегиясе актив гамәлгә куела, дип ассызыклады. Аның кысаларында укытучылар ноутбуклар белән тәэмин ителә, укытучыларның хезмәт хаклары күтәрелә, мәгариф учреждениеләр челтәре үзгәртелә. Мәктәп автобуслары паркы баетыла.
Мәктәпләргә җитди игътибар бирелә, дип ассызыклады Татарстан Президенты. “Укучыларның 10-15 проценты капиталь ремонтка мохтаҗ мәктәпләрдә белем ала. Якын арада бу проблеманы хәл итү юлын табу зарур”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов 2012 елга ТР Сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы турында да искәртте. Анда 40 объект төзү һәм капиталь ремонт үткәрү каралган. РКБ һәм ДРКБ тулысынча төзекләндерү эшләре бара. “Киләсе елда дөньяви дәрәҗәдә ике медицина үзәге булырга тиеш”, - дип белдерде ул.
Татарстан Президенты физкультура һәм спортны үстерү турында сөйләгәндә, хәзерге вакытта Универсиадага әзерлек, шулай ук “Бердәм Россия” партиясе программасы кысаларында күп спорт объектлары төзелә һәм алар халыкка хезмәт итәргә тиеш, дип искәртте.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, “Бердәм Россия” партиясе лидеры Владимир Путинның Гомумроссия халык фронтын булдыру инициативасы күп кенә сорауларга җавап булды. “Праймериз бу карарның уңышлы булуын күрсәтте”, - дип саный Татарстан башлыгы.
ТР Президенты чыгышын тәмамлаганда, “Бердәм Россия” әгъзаларына таләпчәнрәк булырга кирәклеген ассызыклады. “Идарә итүче партия канаты астында хәлен яхшыртырга теләүчеләр безгә юлдаш түгел. Партиянең, Халык фронтының һәр әгъзасы республика һәм ил үсешенә үз өлешен кертергә тиеш”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.