ТР Президенты VII Байкал халыкара икътисади форумында катнаша

2011 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты VII Байкал халыка икътисади форумында катнаша.

ТР Президенты Иркутскига кичә килде. Рөстәм Миңнехановны эш сәфәрендә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов озатып йөри.

Бүген Татарстан Президенты программасында "СибЭкспоЦентр" күргәзмә комплексы территориясендә “Себер – мөмкинлекләр җире. Иркутски – таяну ноктасы” дип аталган инновация һәм инвестиция проектлары күргәзмәсендә булу.

Рөстәм Миңнеханов VII Байкал халыкара икътисади форумы ачылу тантанасында “Ерак Көнчыгыш һәм Байкал төбәге дәүләт сәясәте һәм үсеш стратегиясе” дигән пленар утырышта катнашачак.

Төшке аштан соң республика башлыгы Иркутски дәүләт техник университетында һәм ИрГТУ технопаркында, шулай ук Иркутски авиация заводын караячак, соңгысында “ИРКУТ” Фәнни-җитештерү корпорациясе” ААҖ президенты Алексей Федоров белән очрашу ниятләнә.

Иркутски Хөкүмәте бинасында Рөстәм Миңнеханов өлкә татар җәмгыяте активы белән очрашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International