Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов республика белем бирү учрежлениеләрендә рус телен һәм туган телләрне укытуга бәйле вәзгыятькә аңлатма бирде.
Билгеле булганча, моннан берничә ай элек инициатив төркем тарафыннан митинглар оештырылып, республика мәктәпләрендә рус теленең татар теленә караганда азрак укытылуы турында игълан ителде. Бу мәсьәлә тирәсендәге бәхәсләр куәтләнгәннән-куәтләнде, ТР Мәгариф һәм фән министры да алар белән очрашып сөйләште. А.Гыйльметдинов хәбәр иткәнчә, ата-аналардан кергән дәгъвалар буенча һәр очрак конкрет тикшерелгән. Хокук бозулар күзәтелмәгән. Кайбер очракларда рус теленең татар теленнән күбрәк тә булуы ачыкланган. Ул бүгенге очрашуда да рус теленең татар теленә караганда азрак укытыла дигән сүзләрнең миф булуын белдерде. “без бу мәсьәләгә нокта куярга тиеш”, - диде А.Гыйльметдинов.
Министр сүзләренчә, Татарстанда рус һәм татар телләре база дәрәҗәсендә республика һәм федераль законнар, Конституцияләр нигезендә тигез күләмдә укытыла. Бер якның да хокуклары бозылмый. “Россия Федерациясе субъектларны телләрне өйрәнү мәсьәләләре буенча вәкаләтле итеп билгеләде. РФнең “Мәгариф турында” Законының 6 маддәсе буенча “РФ составындагы республикаларның дәүләт телләрен өйрәнү мәсьәләләре бу республикаларның законнары белән көйләнә”, - дип белдерде А.Гыйльметдинов. ТРның “Мәгариф турында” Законының 6 маддәсе буенча гомумбелем бирү учреждениеләрендә татар һәм рус телләре тигез күләмдә өйрәнелә.
Әгәр бу ике предметның берсе сәгатьләр буенча артыграк икән, димәк, бу предметка ата-аналар теләге белән мәктәп компонентыннан сәгатьләр алып кушылган дигән сүз. Билгеле булганча, базис уку планында уку вакыты түбәндәгечә бүленә: 75 проценты – федераль компонентына, 15 проценты – РФ субъектлары үзләре билгели торган милли-төбәк компонентына һәм 10 проценты – мәктәп компонентына. Бу бүленеш РФнең бөтен белем бирү системасы өчен бердәм. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы федераль уку планнары нигезендә төбәк базис уку планын һәм якынча уку планнарын эшләгән. Болар буенча татар теле һәм әдәбияты дәресләренә сәгатьләр милли-төбәк компоненты хисабына каралган. “Татар теле дәресләре федераль компонент өлешенә керми”, - дип белдерде министр.
Тикшерүләр нәтиҗәсендә мәктәп компонентына каралган вакытның 72 проценты рус теле һәм әдәбиятын укытуга китүе ачыкланган. “Факт буенча рус теле һәм әдәбияты күбрәк тә укытыла булып чыга”, - диде министр.
Татарстанда хәзерге вакытта рус телендә белем бирүче – 985, татар телендә белем бирүче 966 мәктәп исәпләнә. А.Гыйльметдинов сүзләренчә, республикада туган телләрне өйрәнү өчен бөтен шартлар да тудырылган.
Министр хәбәр иткәнчә, ата-аналар тарафыннан белдерелгән тагын бер дәгъва “рус теленең азрак укытылуы сәбәпле, укучыларның бу предметтан Бердәм дәүләт имтиханын начар тапшыруы” белән бәйле. Ул моны да миф дип белдерде. Ник дигәндә, 2011 елда Татарстан укучылары БДИ буенча уртача 62,2 балл (РФ буенча – 60) җыйган. Ә татар теле бер сәгатьтә укытылмаган РФ төбәкләрендә күрсәткечләр түбәнрәк (58,7- 61,38). “Бу төбәкләрдә бер сәгать тә татар теле укытылмый, ә начаррак тапшыралар. Димәк, сәбәп башкада”, - диде А.Гыйльметдинов.
БДИ вакытында рус теленнән имтиханны бөтенләй тапшыра алмаучылар саны буенча да Татарстанның күрсәткечләре аерылып тора (ТР – 1,4 процент; РФ – 4,1 процент).
Бу предметтан 100 балл җыючы 54 укучының җидесе – туган (рус телендә булмаган) телдә белем алучылар, дүртесе – Казандагы Лобачевский исемендәге лицей укучылары. Министр сүзләренчә, бу уку йортларында рус теленә артык сәгатьләр бирелми. “Димәк, проблема сәгатьләр саны җитмәүдә түгел, ә укытуның сыйфатында. Әгәр яхшы итеп белем бирелсә, бу БДИны тапшыру өчен җитә”, - диде А.Гыйльметдинов. Рус телендә белем бирүче мәктәпләрдә укучыларның башка предметларда рус телендә сөйләшүен ассызыклап үтте.
Министр телләрне өйрәтүдә проблемалар булуын, татар телен укыту методикалары авыр дигән сүзләр белән килешүен дә билгеләп үтте. Шул ук вакытта ул: “Без балаларга татар телен өйрәтергә тиеш. Чөнки ул - бу җирлекнең тарихи теле”, - диде А.Гыйльметдинов.
“Татарстанда рус телле балаларга татар телен укыту – бу республикага гына түгел, бөтен Россия Федерациясе өчен кирәк. Чөнки безнең балаларда башка мәдәниятны һәм телне өйрәнү тәҗрибәсе булырга тиеш. Бу аларның байлыгы”, - дип белдерде министр. “Татарстанда республиканың дәүләт телләре булган ике телгә карата да ихтирамлы, һәрьяклап уйланган сәясәт алып барыла”, - дип сүзен тәмамлады А.Гыйльметдинов.