Хөрмәтле депутатлар, хөрмәтле ватандашлар!
Хөрмәтле татарстанлылар!
Бер ел элек Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламада икътисадны үстерү һәм татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча төп бурычлар билгеләнгән иде.
2010 ел йомгаклары куанычлы булды.
Татарстан тарихында беренче буларак сәнәгать җитештерүе күләме 1 триллион сумнан артып китте.
Икътисадка 300 млрд. сумнан артыграк инвестиция җәлеп ителде.
Татарстанда товар җитештерүчеләр продукциясен экспортлау 40 процентка артты.
Халыкның реаль керемнәре 7 процентка үсте.
***
Быелгы тенденцияләр дә өмет уята.
Сәнәгать җитештерүе үсеше 6 проценттан артып китте.
Төзелеш комплексы тотрыклы үсә. Ел башыннан узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 25 процентка күбрәк торак файдалануга тапшырылды.
Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен дә ел уңышлы үтә.
5 млн. тоннадан артык ашлык җыеп алынды. Күпчелек районнарда терлек азыгының ике еллык запасы тупланды.
2011 елның 7 аенда Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсешенең төп йомгаклары сезнең кулыгыздагы җыентыкларда китерелгән.
***
Хөрмәтле депутатлар!
2012 елда хәзерге Татарстан Республикасы Конституциясенең 20 еллыгын билгеләп узачакбыз. Аны кабул итү үсешебезнең яңа тарихи этабында төп вакыйга булды.
Татарстанның Россия дәүләтен федерализм принципларында төрле яклап ныгытуны һәрвакыт яклавы принципиаль әһәмияткә ия. Федераль үзәк белән шартнамәле мөнәсәбәтләр вакыт сынавын узды, законнарда беркетелде һәм тормышыбызның аерылгысыз өлешен тәшкил итә.
***
Конфессияләр арасындагы татулык, төп традицион диннәр арасындагы толерантлык мөнәсәбәтләре тотрыклылыкның һәм алгарышның мөһим факторлары булып тора. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары бу өлкәдә каршылыклар булмауны аеруча кайгыртырга тиешләр.
Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясенең һәм Иҗтимагый палатасының ролен һәм абруен күтәрергә кирәк. Иҗади һәм һөнәри берлекләр, җәмәгать берләшмәләре һәм массакүләм матбугат чаралары белән активрак хезмәттәшлек итү зарур. Гражданнар татулыгын һәм тынычлыкны ныгытуда аларның потенциалы бәяләп бетергесез зур.
Тукай елын уздыру бөек шагыйребез мирасының актуальлеген, мәдәниятебезне, туган телебезне саклау һәм үстерү ни дәрәҗәдә мөһим икәнен ачык күрсәтте.
“Татар иле” социаль челтәре төрле илләрдә яшәүче татарларның үзара хезмәттәшлегендә һәм милли мәдәният белән танышуында отышлы канал булырга мөмкин. Бу елда ук инде аның эшләп китүен һәм нәтиҗәлелеген тәэмин итү зарур.
Булачак V Бөтендөнья татар конгрессы иҗади эшчәнлек һәм татар этномәдәни хәрәкәте туплануы үрнәге булып торырга тиеш.
***
Туган йoртыбыз Татарстанда гасырлар буена тату бер гаилә булып яшәгән төрле милләт вәкилләренә тигез һәм лаеклы мөмкинлекләр тудыру, аларның хокукларын яклап, киләчәк көнгә булган якты ышанычын тагын да ныгыту - алга куелган иң зур бурычларның берсе.
***
Хөрмәтле депутатлар һәм сессиягә чакырылучылар!
Алтынчы чакырылыш Дәүләт Думасы депутатларын һәм Россия Федерациясе Президентын сайлаулар илебезнең иҗтимагый-сәяси үсешен билгеләүдә зур әһәмияткә ия.
Партияләрнең һәм иҗтимагый хәрәкәтләрнең эшчәнлеге активлаша. Илнең барлык әйдәүче иҗтимагый көчләрен берләштерүче Гомумроссия Халык фронты үз эшчәнлеген җәелдерә.
Сайлау алды кампаниясенең башлангыч этабында кандидатларны конкурс нигезендә сайлап алу механизмнары файдаланыла башлады.
“Бердәм Россия” партиясе праймеризы барышында безнең республикадан булачак депутатларга байтак конкрет тәкъдимнәр әйтелде, алар эштә исәпкә алынырга тиеш.
Безнең принципиаль позициябез: Татарстанга көчле, халык хуплаган партия структуралары кирәк.
Сайлау кампаниясе барышында татарстанлылар традицион рәвештә югары активлык һәм җаваплылык күрсәтерләр, дип ышанам.
***
Хөрмәтле депутатлар!
Бүген Татарстан Россия Федерациясенең әйдәүче субъектларыннан берсе булып тора. Башка төбәкләр белән күпъяклы элемтәләр киң колач ала. Безнең тәҗрибәне җентекләп өйрәнәләр. Республиканы ил чигеннән еракларда да таныйлар.
Узган чорда республикага Финляндия, Төркия, Австрия, Азәрбайҗан, Әрмәнстан кебек илләр җитәкчеләре, Ислам Конференциясе Оешмасы Генераль секретаре, Европа Советы Парламент ассамблеясы башлыгы визит белән килде.
Татарстанның гарәп дөньясы һәм Азия илләреннән булган партнерлары белән үзара хезмәттәшлеге үсә бара.
KAZANSUMMIT Халыкара ислам бизнесы һәм финанслары саммитында дөньяның төрле илләреннән катнашучылар саны елдан-ел арта. Аның эшчәнлеге мөселман дәүләтләре вәкилләрендә генә түгел, башка илләрдә дә кызыксыну тудыра.
Республика Шәрык илләренең дә, Көнбатышның да эшлекле даирәләре очрашулары өчен халыкара мәйданчыкка әверелергә тиеш. Бу безгә товар әйләнешен үстерү, якын һәм ерак чит илләр белән уртак производстволар булдыру өчен мөмкинлекләр тудырачак.
Безгә тышкы элемтәләрне активрак үстерергә, гомумроссия стратегиясе кысаларында ЮНЕСКО, Европа Советы, Бөтендөнья банкы, ЕБРР, Ислам Конференциясе Оешмасы белән хезмәттәшлек мөмкинлекләреннән файдаланырга, икътисад, мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә уртак проектларны активрак гамәлгә ашырырга кирәк. Болгар һәм Свияжскины ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү эшен дәвам итү мөһим.
2012 елда Ватандашларның IV Бөтендөнья конгрессын Казанда уздыру республиканың халыкара элемтәләрен тагын да ныгытуга ярдәм итәчәк.
***
Татарстанның халыкара мәйданда танылуында “ТНВ-планета” яңа телеканалы мөһим роль уйнарга тиеш. Әлеге проект Россиянең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүчеләргә күпмилләтле Татарстан тормышы турында күбрәк белү мөмкинлеге тудырачак.
***
Хөрмәтле депутатлар һәм сессиягә чакырылучылар!
Эшчәнлегебезнең өстенлекле юнәлешләренә тукталып үтәргә телим. Республика халкының социаль хәле шуларны гамәлгә ашыру белән тыгыз бәйләнгән.
Мәгариф системасында киң колачлы үзгәрешләр бара.
Бу өлкәгә өстәмә рәвештә шактый зур акча бирелде. Татарстан Республикасының “Киләчәк” мәгарифне үстерү стратегиясен гамәлгә ашыруга 2011 елда 7 млрд. сумнан артыграк акча бүленде.
“Бәләкәч” ярдәмче программасы кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга зур игътибар юнәлтелде. Өч яше тулмаган 38 меңнән артык сабыйны балалар ризыгы белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителде. Аның сыйфаты яхшырды, бу хезмәттән файдалану мөмкинлекләре артты.
Быел мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә 11 меңнән артык яңа урын булдырылачак. Әлеге максатларга 3 млрд. сумнан артык акча бирелде. Бу 3 яше тулган барлык кечкенә татарстанлыларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итәргә мөмкинлек тудыра.
Шул ук вакытта балалар бакчалары белән тәэмин итү мәсьәләләрен бары дәүләт хисабына гына хәл итеп булмаячак. Дәүләт-хосусый партнерлыгы механизмнарын активрак үстерергә, мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерүнең төрле вариантларын гамәлгә кертергә кирәк. Бу мәсьәләләрне хәл итүдә биналар, җир кишәрлекләре белән тәэмин итәргә, бөтен зарури шартларны тудырырга тиешле муниципалитетларның роле гаять зур.
***
Мәктәпләр бүген заманча техника, югары тизлектәге Интернет белән җиһазландырылды. Республиканың һәрбер укытучысына шәхси ноутбук бирелде. Педагоглар укыту эшчәнлегендә мультимедиа һәм интерактив чараларны үзләштерәләр.
Мәгариф челтәрен үзгәртеп кору һәм сыйфатлы белем бирүгә юл ачу буенча зур эш алып барыла. Сүз мәктәпләр санын киметү турында түгел, бәлки авыл җирендә белем бирү сыйфатын күтәрү бурычларын хәл итү турында бара.
Тагын бер кат ассызыклап әйтәм - республиканың һәрбер торак пунктында башлангыч мәктәп булырга тиеш. Мәктәп авылның социаль тормышында мөһим роль уйный һәм ул милли гореф-гадәтләрне, әхлакый кыйммәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә төрле яклап булышырга тиеш. Аның хезмәт кешесе, авылның яшәү рәвеше нигезләрен саклаучылар тәрбияләүдә аерым урыны бар.
Мәктәпләребезнең матди базасын ныгытмыйча торып, мәгариф стратегиясен гамәлгә ашыру мөмкин түгел. Байтак мәктәпләребезнең матди базасы заман таләпләренә җавап бирми. Яңа мәктәпләр төзү белән беррәттән, гамәлдәгеләренең торышына игътибар итәргә кирәк. Аларның күбесенең түбәләре, тәрәзәләре, инженерлык коммуникацияләре бик тузган һәм реконструкцияләүне, капиталь төзекләндерүне таләп итә.
Республика Хөкүмәтенә агымдагы ел ахырына кадәр 2012 елда старт алачак мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасын эшләүне һәм кабул итүне йөклим.
***
Кызганычка, республика мәгариф стратегиясен гамәлгә ашыруда системалылык, мәсьәләләрне төптән уйлап эшләү, беренче нәүбәттәге чараларны тормышка ашыруда тиешле темплар җитми әле. Мәктәпләрдә телләр өйрәтүнең сыйфатына карата ата-аналар тарафыннан нигезле дәгъвалар белдерелә. Аерым алганда, бу татар телен өйрәтүдә кебек үк, рус телен өйрәтүдә дә яңа мәгариф технологияләрен кертүгә кагыла.
Без инглиз телен өйрәтүне яхшыртуга да зур әһәмият бирәбез. «Education First» компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Татарстан Республикасы өчен инглиз теле» программасы бу эштә ярдәмче булачак. Бу программа республикабызның һәрбер инглиз теле укытучысына кирәкле тел күнекмәләрен булдыру һәм Интернет челтәре аша туган теле инглиз теле булган укытучылар белән көн саен аралашу мөмкинлеге бирәчәк. Татар телен өйрәтү өчен дә шушындый ук программа эшләнергә тиеш.
Балаларның җәйге ялын оештыруга якын килүне үзгәртү таләп ителә. Балалар ялы шартларын яхшырту максатларында бу программаларны гамәлгә ашыруда безнең товар җитештерүчеләрнең дә катнашуы сорала. Бу өлкәдә Татнефть, КАМАЗ, Казаноргсинтез, «Төньяк-көнбатыш магистраль нефтьүткәргечләр» компаниясе һәм башкалар кебек югары социаль җаваплылык тойган предприятиеләр күркәм үрнәк күрсәтә.
Болгарда балалар өчен җәйге лагерь ачылырга тиеш. Бу республика территориясендә яшәүче халыкларның тарихын һәм мәдәниятен өйрәнүгә юнәлдерелгән махсус тематик мәйданчык булачак.
***
Сәламәтлек саклау өлкәсендә уңай үзгәрешләр бара.
Татарстан йөрәк-кан тамырлары, онкология авырулары һәм имгәнүләр вакытында медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү, кан белән бәйле хезмәтләр күрсәтүне үстерү буенча федераль программаларда актив катнаша. Тулаем алганда, 5,6 млрд. сумлык суммага 40 сәламәтлек саклау объектын төзү һәм капиталь төзекләндерү каралган.
Бүген республика инсульт кичерүчеләрне дәвалау буенча Россиядә әйдәүче төбәк булып тора. Өч ел эчендә бу авырудан үлүчеләр саны 15 проценттан күбрәккә кимеде.
Ел ахырына кадәр Алабугада һәм Бөгелмәдә кан тамырлары авыруларын дәвалау буенча яңа үзәкләр ачылачак. Бөтен республикада мондый учреждениеләр челтәрен булдыруны тәмамларга кирәк.
Республиканың иң эре клиникаларын - Республика клиник хастаханәсен һәм Балалар республика клиник хастаханәсен модернизацияләү буенча колачлы эш иң заманча стандартларда башкарыла.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә табиб-онкологларыбызның мөмкинлекләрен шактый арттырачак эре объект - Атом-төш үзәге сафка бастырылды.
Шул ук вакытта авыруларның башка төрләреннән һәлак булу очракларын киметү буенча системалы чараларны гамәлгә ашыру зарур. Яңа технологияләр куллануны исәпкә алып, баласыз парларга ярдәм күрсәтү мөмкинлеге артырга тиеш.
Шул ук вакытта югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүне үстерү авыруларны кисәтү һәм тулаем Сәламәтлек саклау системасын камилләштерү белән бергә барырга тиеш.
Сәламәт яшәү рәвеше - дөрес туклану - авыруларга иртә диагноз кую - дәвалауны иртә башлау - сау-сәламәт буын тәрбияләү нигезләре шулар!
***
Боларның барысында да физик культура һәм спорт зур роль уйный.
Республика эзлекле рәвештә илебез һәм дөнья спорты үзәкләренең берсе дигән статусын ныгыта килә.
Спортны үстерү, Универсиадага киң колачлы әзерлек нәтиҗәсендә без Казанда 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья беренчелеген һәм 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукын яулауга ирештек. Алардан калган объектлар халыкны савыктыруда куәтле факторга әверелә, киң массаларның спорт белән шөгыльләнүенә юл ача.
Спорт, транспорт һәм социаль инфраструктурага инвестицияләр мәркәзебез йөзен тулысынча үзгәртә, аны яшәү өчен уңайлырак һәм күңелгә ятышлырак итә. Универсиадага әзерлек чорында Казанны үстерүгә кертелгән турыдан-туры инвестицияләр генә дә 100 млрд. сумнан артыграк булачак. Бүгенге көндә 26 спорт корылмасы һәм Универсиада Авылы комплекслары сафка бастырылды инде.
***
Спорт, фәнни, эшлекле һәм медицина туризмы өлкәсендә заманча продуктлар, сыйфатлы туристлык хезмәте күрсәтү базары булдыру торган саен актуальләшә бара.
Туристлык белән бәйле өлкәләрдә - полиция, медицина хезмәткәрләре, такси йөртүчеләр, рестораторлар, коткару хезмәтендә эшләүчеләр, журналистлар һәм башкаларның инглиз телендә аралашуы зарурлыгына басым ясап күрсәтү мөһим.
Яшьләрнең «Сәләт», «Ватан», волонтерлар һәм иреклеләр хәрәкәтләре кебек иҗтимагый берләшмәләре потенциалын активрак файдалану зарур. Аларның уңышлы эшчәнлеге өчен тиешле шартлар булдырылырга тиеш.
Якын арада Болгарны һәм Свияжскины торгызу эшләрен тәмамлау мөһим. Без бу игелекле эштә катнашкан һәркемгә рәхмәтлебез.
***
Шуның белән бергә башкалабызның күп кенә объектлары һәм үзәгендәге кайбер урамнар буе белән коточкыч хәлдә, анда - җимереклек һәм чүп-чар өемнәре патшалыгы. Күптән түгел Тукай, Париж Коммунасы, Мәскәү, Иске Татар бистәсе урамнарында булуым миндә бик авыр тәэсир калдырды. Мондый урыннарны карап йөргәннән соң кунакларда Казан турында ниндирәк фикер туар икән? Ә бит бу объектларның барысының да милекчеләре бар, шәһәр мэриясе, күзәтчелек органнары, көч куллану структуралары бар.
Мондый хәлләргә түзеп торырга ярамый! Коммерция табышы халкыбызның күп гасырлар дәвамында тупланган тарихи мирасыннан өстен күрелергә тиеш түгел. Барлык милекчеләргә карата иң кырыс чаралар күрергә, һәр объект буенча карарлар кабул итәргә һәм ел дәвамында тәртип урнаштырырга кирәк.
***
Элмә кабель челтәрләрен бетерү бурычы кичектергесез хәл ителергә тиеш. Эшне тикшереп анализлау республикадагы 3 мең километрдан артыграк элмә элемтә линияләренең җир асты коммуникацияләренә күчерелергә тиешлеген күрсәтте.
***
Хөрмәтле депутатлар!
Республика социаль проектларының уңышлы гамәлгә ашырылуы күпчелек очракта икътисадыбызның торышы белән билгеләнә.
Дөнья базарларындагы катлаулы процессларга һәм Россия икътисады өчен куркынычлар булуга да карамастан, республикада уңай тенденцияләр бар.
Үзенең яңа тарихы дәвамында Татарстан чимал экспортлаудан икътисадның эшкәртү тармакларына, машина төзелешенә, агросәнәгать комплексына, төзелешкә, ИТ-технологияләр өлкәсенә, эшкуарлыкка өстенлек бирелгән инновацияле үсешенә күчеш стратегиясен эзлекле тормышка ашыра килә. Алдынгы нефть, нефть химиясе сәнәгатьләре безгә конкурентлык өстенлеге бирә һәм республика икътисады инновацияле-технологик үсешенең нигезе булып тора.
Татарстан Республикасының 2011-2015 елларга Социаль-икътисадый үсеше программасы нигезендә безнең алдыбызда киң колачлы яңа бурыч - 2016 елга тулай республика продуктын 2 трлн. сумга җиткерү бурычы тора. Республиканың «Татнефть», «ТАИФ-НК», «Түбән Кама нефтехим», «Казаноргсинтез» кебек эре предприятиеләренең үсеш офыклары киң булу - бу бурычның үтәләчәгенә ышаныч, беренче чиратта, шуңа нигезләнгән. Алар сәнәгать продукциясенең 60 проценттан артыгын бирүче нефть һәм газ химиясе комплексының төп предприятиеләре булып торалар.
Моннан тыш, “ТАНЕКО” нефть эшкәртү предприятиеләре заводлары комплексын, Минераль ашламалар җитештерү буенча “Аммоний” ААҖ комплексын төзү проектларын гамәлгә ашыру Татарстан Республикасында җитештерелүче өстәлмә бәяләр күләмен шактый күтәрү, нефть һәм газны эшкәртүнең күләмен һәм сыйфатын арттыру, дөнья базарына яңа төр продукция белән чыгу мөмкинлеге бирәчәк.
Әйдәүче чит ил партнерлары белән хезмәттәшлектә уңышлы үсүче һәм дөнья базарларында үз продукциясен сату эшен киңәйтә баручы “КАМАЗ” ачык акционер җәмгыятенең республика икътисадындагы роле көннән-көн арта. Агымдагы елда аның үсеш темплары 130 проценттан артып китте.
Соңгы елларда Казан вертолет заводы тотрыклы үсә, аның продукциясе урта класслы вертолетлар буенча дөнья базарының 20 процентын биләп тора.
Республика сәнәгатен диверсификацияләүдә һәм югары технологик продукция җитештерүдә “Алабуга” махсус икътисадый зонасы мөһим роль уйный. Бүген аның резедентлары булып 16 оешма тора. Тагын 3 компанияне шушы исемлеккә өстәү турында карар кабул ителде. Болар - Форд автомобильләре һәм двигательләре җитештерү буенча «Форд Соллерс» уртак предприятиесе; кәгазьдән эшләнмәләр җитештерү буенча «Хаят» компаниясе; югары технологик радиоэлектроника эшләнмәләре өчен продукция җитештерәчәк «Кристалл» поликристалл кремние җитештерү заводы.
***
Шуның белән бергә, кече һәм урта эшкуарлык өлеше һаман да акрын темпларда үсә. Безгә, махсус әзерләнгән индустриаль майданчыклар булдырып, югары технологик секторда эшкуарлыкны үстерү зарур. Химград технополисы территориясендә Татарстан Республикасы һәм Роснано корпорациясенең уртак проекты булган Данафлекс-Нано инновация производствосын урнаштыру мисалы үрнәк булып тора.
Инвестицияләр җәлеп итүгә булышлык төп бурычы булган Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы белән берлектә муниципаль берәмлекләр бу юнәлешкә аеруча игътибар бирергә тиешләр.
Шул ук вакытта безнең тышкы икътисадый элемтәләребезне бары делегацияләр кабул итүгә, лицензияләр сатып алу юлы белән технологик база булдыруга гына кайтарып калдырырга ярамый.
Безнең максат - җитештерү өлкәсендә генә түгел, яңа продуктларда һәм хезмәт күрсәтүләрдә республика өлешен арттыру юлы белән дә Татарстанны кооперация багланышларының глобаль чылбырларына ялгап җибәрү.
***
Алга таба икътисадый үсеш сәнәгать сәясәте өлкәсендә республика стратегиясен эшләүне таләп итә. Ул Татарстан предприятиеләренең Россиянең һәм чит илләрнең әйдәүче компанияләре белән интеграциясен, төп предприятиеләр тирәсендә кече һәм урта эшкуарлык тирәлеген булдыруны күздә тотарга тиеш. «КАМАЗ» ААҖның “Мастер” КИП белән эшчәнлеге шундый үзара хезмәттәшлек мисалы булып тора. Аның җитештерү күләме 1 нче ярты еллыкта гына да 10 млрд. сум тирәсе тәшкил итте.
Кама Аланында «Түбән Кама нефтехим» ААҖ ярдәмендә төзелгән Индустриаль парк инде быел ук 1,5 млрд сумлык продукция җитештерәчәк.
Республиканың алга таба үсеше стратегиясе җитештерүне яңартуга һәм ресурсларны, энергияне сакчыл тотуга юнәлеш бирә. Россиядәге кебек үк, Татарстанда да бүген хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәткечләре алдынгы илләрдәге белән чагыштырганда шактый түбән. Хөкүмәткә хезмәт җитештерүчәнлеген һәм республиканың конкуренциягә сәләтен күтәрүгә юнәлтелгән программа әзерләүне йөклим. Бу гражданнар хезмәтенә түләүнең алга таба да үсүенә, тормышы яхшыруга шартлар тудырыр.
Агымдагы ел башыннан республикада уртача хезмәт хакы узган елның шул чорындагыдан 13 процентка артты. Бу икътисадның реаль секторында хезмәт хакы үсү һәм бюджет өлкәсе, аеруча мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакы үсү белән бәйле. 2012 елның октябрендә социаль өлкәнең калган учреждениеләрен дә хезмәткә яңача түләү системасына күчерү планлаштырыла.
***
Куелган бурычларны үтәүне югары квалификацияле кадрлар әзерләүдән башка күз алдына да китереп булмый. Бүген фәнни-мәгариф кластерлары кысаларында югары мәктәп, башлангыч, урта һөнәри белем бирү системасы һәм предприятиеләр ресурслары берләштерелә. Шул ук вакытта мәгариф учреждениеләре челтәрен реформалау мәсьәләләреннән - аның кирәгеннән артык булуыннан һәм икътисад таләпләренә җавап бирмәвеннән туган канәгатьсезлек хисе һаман саклана әле.
Безнең балалар мәктәптә тулы гомуми белем алырга һәм шуннан соң гына үз теләкләре белән һөнәри белем бирү учреждениесен сайларга тиешләр.
Уку программаларына предприятиеләрдә һәм оешмаларда практика-юнәлеш бирү эшчәнлеген активрак кертә барырга кирәк. Уку йортын тәмамлап чыкканда егет яисә кыз белгечлеге буенча эшләргә әзер булсын. Интеграциянең мондый үрнәкләрен укытучыларның август конференциясендә Техник университет филиалының Әлмәттәге “Радиоприбор” заводында эшчәнлеге мисалында күрдек.
Федераль, милли тикшеренү университетлары һәм башка югары уку йортлары фәнни һәм инновацион эшчәнлекнең төп субъектларына, талантлы һәм уңышлы яшьләребезне әзерләү үзәкләренә әверелергә тиешләр, ә бу исә республикабызның халыкара конкурентлык сәләтенә ия булуында төп фактор булачак.
Тармак фәнни-тикшеренү институтларының һәм югары уку йортларының нәтиҗәле хезмәттәшлеге практикасын файдалану мөһим. «Татнефть» ААҖ компаниясе , ТатФТПИнефть һәм Әлмәт дәүләт нефть институты;
«Казанкомпрессормаш» ААҖ, турбокомпрессор ФТИ һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты;
«Түбән Кама нефтехим» ААҖ белән аның Фәнни-технологик үзәге һәм Казан милли тикшеренү технологик университеты эшчәнлеге шундый интеграция мисалы булып тора.
Интеллектуаль милек базарын булдыру безнең өчен торган саен актуальрәк була бара. Фәнне күп куллана торган технологияләрне икътисадның реаль секторына тапшыруның нәтиҗәле механизмын эшләтүне тәэмин итәргә кирәк.
***
Хөрмәтле депутатлар!
2011 ел безнең агросәнәгать комплексы өчен уңай килә.
Агрохолдингларыбызда производстволарны модернизацияләү дәвам итә.
Бүген барлыгы 60 лап терлекчелек комплексы төзелеш һәм реконструкцияләү стадиясендә.
Аларның иң зурлары:
- сөтчелек фермалары:
Азнакай районындагы «Союз Агро» 3800 башка;
«Ак Барс Әгерҗе» 2600 башка;
Мамадыш районындагы «Азык-төлек компаниясе» 2400 башка;
Аксубай районындагы «Агроинвест» 1800 башка;
Нурлат районының «Сөләйманов» ферма хуҗалыгында ел ахырына кадәр шундый ук комплекс төзеләчәк.
«Кызыл Шәрык-Агро» агрохолдингы Балык Бистәсе районында ел ахырына кадәр 7 мең башка исәпләнгән мөгезле эре терлек симертү комплексын сафка бастырачак.
90 мең тонна кош ите һәм 64 млн йомырка алуга исәпләнгән «Чаллы Бройлер» кошчылык фабрикасы реконструкцияләнә;
- «Ак Барс Агро» Питрәч районында 28 мең тонна кош ите алуга исәпләнгән һәм 39 млн йомыркага исәпләнгән инкубаторлы бройлерлар үстерү комплексын төзи.
Республика агросәнәгать комплексы өчен «Агросила групп» һәм DSM компанияләре тарафыннан төзелгән заманча витаминлы-минераль премикслар җитештерү заводы мөһим проект булды. Ул чит ил терлек азыгы өстәмәләреннән тулысынча баш тартырга мөмкинлек бирә.
***
Әмма кайбер авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче эре предприятиеләргә ярдәм күрсәтеп, без авылда шәхси йорт, гаилә фермалары һәм хуҗалык итүнең башка кече формаларын үстерүгә тиешенчә игътибар бирмибез. Бүген авыл җирендә 1 млн диярлек яисә республиканың һәр дүртенче кешесе яши. Шуңа күрә авылда тормыш үзенчәлеген саклап, җитештерү күләмнәрен һәм нәтиҗәлелеген арттыру максатларында эшкуарлыкка булышлык итү аерым әһәмияткә ия.
Быелның ахырына кадәр заманча, югары технологияле 500 гаилә фермасы төзергә кирәк, ә алдагы ике елда алар меңнән дә ким булмаска тиеш. Бу авыл халкының керемнәрен һәм эш белән тәэмин ителү дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирә. Аларга кредит ачканда муниципалитетларның, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының, Инновацион үсеш агентлыгының залоглар рәвешендәге, грантлар биреп, инженерлык һәм коммуналь инфраструктура белән тәэмин итү буенча булышлыгы һәм башка рәвештәге ярдәме бик мөһим.
Киләсе елда гомуми мәйданы 47 мең кв.метрдан артык Агросәнәгать паркы файдалануга тапшырылырга тиеш. Ул авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә үз продукцияләрен халыкка турыдан-туры сату мөмкинлеге бирәчәк.
***
Хөрмәтле депутатлар һәм сессиягә чакырылучылар!
Икътисадны экологияләштерү һәм кешенең яшәве өчен уңайлы мохит булдыру Татарстан үсешендә иң мөһим факторлар булып тора. Тормыш сыйфатын күтәрү, ресурслардан нәтиҗәле файдалану, шулай ук яңа инновация материаллары һәм продуктларын куллану республикада өстенлекле бурыч булырга тиеш - болар 21 гасырның әйдәүче трендлары.
Без «яшел» стандартлар, ягъни сәнәгать объектларының һәм җитештерелүче продукциянең экологик дәрәҗәсен тәэмин итүгә юнәлтелгән стандартларны кертә башларга, урманнарны саклау һәм торгызу өлкәсендә халыкара стандартлардан файдаланырга, урман-парк зоналары территорияләрен киңәйтергә тиеш.
12 млн данә үсентегә исәпләнгән, алдынгы технологияләр буена төзелгән Урман селекция-орлыкчылык үзәге республикабызда урманнар мәйданын сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Экологик яктан чиста авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүнең сыйфаты мәсьәләсе беренче планга чыга.
Республикабыз халкын яхшы сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү проектларын гамәлгә ашыру зур әһәмияткә ия. Бу программаны гамәлгә ашыру өчен быел 63 торак пунктта су белән тәэмин итү объектлары булдыруга 650 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде. Бу эшне дәвам итү зарур.
Кешенең тормыш эшчәнлеге мохите торак йортлар, алар янәшәсендәге территорияләр һәм уңайлык тудыру объектлары турында кайгыртуга тиешле игътибар бирүдән тыш күркәм була алмый.
2011 елда меңнән артык торак йортка гомуми суммада 4,3 млрд сумлык капиталь ремонт ясау күздә тотыла. Бүгенгә 950 йортта эш тәмамланды инде.
3 меңнән күбрәк граждан тузган торактан күчереләчәк. Бу максатка 1,1 млрд сумнан артык акча җибәрелә.
1468 Бөек Ватан сугышы ветераны агымдагы елда фатирлар алды. Безнең алда федераль бюджеттан субсидияләр алу һәм тагын 2,5 мең ветеранны торак белән тәэмин итү бурычы тора.
Республикада мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормышын уңайлы итүгә зур игътибар бирелә. Әлеге программаны үтәүгә быел 695 млн сум акча бүлеп бирелде. Мондый мохит булдыруның бербөтен системасын формалаштырырга кирәк. Әлеге эш җәмәгать оешмалары һәм җирле үзидарә органнары белән бергә үткәрелергә тиеш.
***
Кызганычка, элеккечә үк торак-коммуналь комплексында проблемалар күп. Торак-коммуналь хезмәтләре күрсәтүгә тарифларның югары булуы мәсьәләсе барча халыкны борчый. Анализ күрсәткәнчә, алар еш кына чыннан да арттырылган була.
Республика Хөкүмәтенә һәм җирле үзидарә органнарына торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмаларга технологик аудит нигезендә икътисадый нигезләнгән тарифлар тәэмин итүне йөклим. Тарифлар үсеше инфляция темпларыннан югары булырга тиеш түгел.
Көнкүреш шартларын уңайлырак итү өлкәсендә муниципаль органнар эшен тиешенчә оештыру зарур. Кайчакта техника түгел, аңа идарә итүчеләр сыната. Берничә көн яуган кар яисә көчле яңгырлар нәтиҗәсендә республиканың байтак шәһәрләрендә тормыш бөтенләй диярлек туктап кала. Бу исә гадәттән тыш хәл дип бәяләнерлек режимда көрәшергә туры килә торган проблемалар тудыра. Әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен системалы чаралар комплексы эшләү һәм гамәлгә ашыру таләп ителә. Тулаем алганда, табигый һәм техноген һәлакәтләрне кисәтү һәм аларны бетерү буенча эшне нәтиҗәлерәк оештыру зарур.
***
Хөрмәтле депутатлар!
Безнең алда транспорт һәм логистика инфраструктурасын үстерү буенча җитди бурычлар тора. 2012 елда “Казан” Халыкара аэропортының яңа заманча терминалын төзү тәмамлана, республикага керә торган төп капкалар үзгәртелә. Аэропорттан тимер юл вокзалына кадәр тиз йөрешле тимер юл да төзеләчәк. Заманча поездларда уңайлыклар белән 20 минутта Казан үзәгенә килеп җитәргә мөмкин булачак.
2011 елда юл төзелешенә 17 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде, аның 5 млрд сумы федераль бюджеттан җибәрелде. Агымдагы елда республикада 400 километрдан артык юллар төзеләчәк һәм реконструкцияләнәчәк. 59 авыл каты капламлы юллар белән тоташтырылачак. М-7 трассасында Нократ елгасы аша күпер эксплуатациягә тапшырылды.
Республикабыз башкаласы өчен парковкаларның булмавы мөһим проблемага әверелә бара. Күрелә торган чараларның нәтиҗәсе юк дәрәҗәсендә. Киләчәктә торак йортларны да, эшлекле комплексларны да торгызу бер үк вакытта машина кую урыннары төзелешеннән башка алып барылырга тиеш түгел.
***
Республиканың социаль-икътисадый үсеше тотрыклылыгы, аның инвестицион кызыксындыручанлыгы күп очракта хокук тәртибенең торышына, гражданнарның конституциячел хокукларын һәм ирекләрен тайпылышсыз саклауга, аларның мәнфәгатьләрен яклауга бәйле. Агымдагы елда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы системасында кадрлар һәм оештыру ягыннан җитди үзгәрешләр булды, «Полиция турында» Федераль закон үз көченә керде. Бу үзгәрешләр безнең гражданнарның иминлек дәрәҗәсен күтәрергә тиеш.
Коррупция республиканың инвестиция һәм эшлекле күркәмлеген үстерү юлында, гражданнарның хакимият органнарына ышанычын арттыруда элеккечә үк җитди киртә булып тора.
Урыннардагы тикшерүләр хәзергә кадәр кайбер чиновникларның үз байлыкларын арттыру максатларында хезмәт урыннарыннан файдалануы фактларын, аларга бәйле эшкуарлык структураларына законсыз преференцияләрне бетереп булмавы турында сөйли. Мондый кешеләрнең урыны хакимияттә булырга тиеш түгел.
Дәүләт хезмәтләре һәм социаль әһәмиятле хезмәтләр күрсәткәндә физик һәм юридик затларның хакимият органнары белән электрон мәгълүмати хезмәттәшлеге системасы коррупция чагылышларын сизелерлек киметүгә хезмәт итә. Бүген республикада яшәүчеләр өчен 30 дан артык дәүләт һәм социаль әһәмияте булган хезмәт электрон рәвештә - инфоматлар һәм Интернет-порталлар аша күрсәтелә, бу гариза бирүчеләрнең хакимият органнары һәм урындагы затлар белән багланышларын максималь киметергә мөмкинлек бирә. Вакыт һәм финанс чыгымнары сизелерлек кими.
Татарстанлылар арасында электрон хезмәтләргә ихтыяҗ көннән-көн арта. Бүген үк инде ай саен 1 миллионнан артык хезмәт интерактив күрсәтелә. Мәгълүмат технологияләрен куллану гражданнарга тиешле сервис күрсәтүне тизләтә һәм яхшырта.
2012 елның 1 июленнән башлап бер генә хакимият органы да хезмәтләрне кулланучыдан башка органнарда булган мәгълүматны соратып алырга тиеш түгел. Республикада мондый хезмәттәшлекнең регламентларын эшләргә һәм гамәлгә ашырырга кирәк.
Шул ук вакытта хезмәтләр күрсәтүнең сыйфаты хезмәткәрләрнең квалификациясенә бәйле. Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне яңадан әзерләү программалары аны күтәрүгә юнәлтелгән.
***
Хөрмәтле депутатлар!
Кадерле татарстанлылар!
Икътисадый үсеш иҗади атмосфера хөкем сөргән җирдә генә була - иҗади кешеләр шундый шартларда эшләргә һәм яшәргә тели, анда креатив идеяләр туа, яңа технологияләр булдырыла. Безнең максат - шундый шартлар тудыру.
Бүген модернизация - ул техник инновацияләр генә түгел. Аның төп бурычлары заманча җәмгыять, заманча инфраструктура, замана кешесе булдыруда, халыкның, хакимият органнарының һәм бизнес-җәмәгатьчелекнең тырышлыкларын берләштерүдә. Болар безгә халыкара аренада көндәшлек итәргә, алдынгы илләр үсеше траекториясенә чыгарга мөмкинлек бирәчәк!
***
Югары сыйфат, алдынгы технологияләр өлкәсендә көчле ыргылыш ясап, үзебезне дөнья күләмендә лаеклы тиңдәш итеп таныту - Татарстан киләчәгенең нигезе!
Киләчәк өчен инде бүген үк көндәшлек итәргә кирәк!!!
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
2011 ел
Казан шәһәре