Бүген Х Халыкара инвестицион "Сочи-2011" форумы кысаларында Внешэкономбанк белән "Форд-Соллерс" арасында 36 млрд. сумлык кредит килешүе төзелде. Документны имзалау тантанасында ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов та катнашты.
Внешэкономбанк ягыннан документны рәис Владимир Дмитриев имзалады. "Форд Соллерс Холдинг" ҖЧҖ һәм "Форд Соллерс Елабуга" ҖЧҖ ягыннан документка "Соллерс" ААҖ генераль директоры Вадим Швецов, "Форд Мотор Компани" ЯАҖ ягыннан Ford Motor Company вице-президенты (АКШ) Кен Макфарлейн кул куйды.
Килешү буенча ВЭБ акчалары җиңел һәм коммерцияле автомобильләр җитештерүенә тотылачак.
Уртак предприятие паритет нигездә төзелә. Партнерларга устав капиталының 50шәр проценты китәчәк. Sollers Яр Чаллыда һәм "Алабуга" махсус икътисадый зонасында заводлар төзиячәк. Уртак предприятие кысаларында барлык автомобиль компетенцияләре дә булдырылачак: двигательләр җитештерү, автомобильләр җитештерү һ.б.
"Алабуга" махсус икътисадый зонасында Ford Transit автомобильләре җитештереләчәк. Елына 180 мең мотор җитештерә торган завод өр-яңадан төзеләчәк.