Алексей Песошин: Татарстан Хөкүмәте әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә зур игътибар бирә

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Хөкүмәте әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә зур игътибар бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Экология елы кысаларында Татарстан Республикасында чаралар уздыру һәм аңа әзерлек буенча оештыру комитетының киңәйтелгән утырышында белдерде.  Бу чара Түбән Камада “ТАНЕКО” АҖ бинасында узды.

Төп докладны ТР экология минстрлыгы башлыгы Фәрит Габделганиев ясады. Ул ассызыклаганча, Татарстанның әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча өстенлекле бурычларны хәл итүдә бай тәҗрибәсе бар.

Фәрит Габделганиев сүзләренчә, сулыкларны пычратуның төп сәбәпләренең берсе – пычрак агынты суларны тиешенчә чистартмыйча агызуга республикада аерым игътибар бирелә. “Прокуратура органнары һәм суны файдаланучылар белән уртак эш чистарту корылмаларына капиталь ремонт һәм реконструкция уздыруны оештыруга юнәлтелгән. Иң күләмле проектлар арасыннан “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ, “ТАИФ-НК” ААҖ, шулай ук Азнакай, Баулы, Мөслим, Аксубай шәһәрләрендәге чистарту корылмаларын ремонтлау буенча эшләрне аерып күрсәтәсе килә”, -дип җиткерде министр.

Бүген шулай ук ТР буенча Росси табигать күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, Түбәнкама районы башлыгы Айдар Метшин, “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм “Серго исемендәге завод ҖБ” АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов чыгыш ясады.

Үзенең йомгаклау сүзендә Алексей Песошин билгеләгәнчә, бүгенге көндә Түбәнкамада табигатьне саклау мәсьәләләрен хәл итүдә дәүләт органнары, муниципаль хакимият һәм сәнәгать предприятиеләре арасында нәтиҗәле хезмәттәшлекне оештыр убуенча зур тәҗрибә тупланган.

Экология елы кысаларында Татарстанның 5 зур предприятиесе Россия табигатьне саклау министрлыгы, Россия табигать күзәтчелеге, Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән хезмәттәшлек турында дүрт яклы килешү имзаладылар. Болар - “Татнефть” ГАҖ, , “Түбәнкаманефтехим” ГАҖ, “Камаз” ГАҖ, “Казаноргсинтез” ГАҖ һәм “ТАИФ-НК” ААҖ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International