Рөстәм Миңнеханов 1 нче Россия яшьләр архитектура биенналесында: Ел саен мондый чара уздырсак, бик яхшы булыр иде

2017 елның 13 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста 1 нче Россия яшьләр архитектура биенналесын әһәмиятле вакыйга дип атады.

"Яңа уңыйлы мохит. Прогрессив архитектура алымнары. Россия һәм чит ил тәҗрибәсе" пленар сессиясендәге чышында Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан әлеге чараны үзендә ел саен кабул итәргә әзер.

«Бүген күргәзмәне караганнан соң миндә искиткеч тәэсирләр туды. Без - бер дөньяда, ә сез, яшьләр икенче дөньяда яшәгәнен аңладык. Бүген без бик кызыклы проектлар белән таныштык, барлык эшләр дә төпле. Һәм без чарада катнашучыларның берсе белән булса да бергәләп эшләргә тырышачакбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аеруча Рөстәм Миңнеханов игътибарын яшь архитекторлар тәкъдим иткән яңа торак йортлардагы чабылган түбә идеясе, иҗтимагый киңлекләрне оештыру проектлары җәлеп итте.

«Без стандарт йортлар төзибез, һәм алар лаеклы булырга тиеш, ягъни анда кешеләр вакытлыча гына яшәргә тиеш түгел. Биредә бик күп фикерләр яңгырады. Әгәр ел саен Иннополиста биеннале уздырылса, начар булмас иде», – дип тәкъдим итте Татарстан Президенты.

"Алга таба да сезгә ярдәм итәчәкбез, дип ышандыра алам", - диде Рөстәм Миңнеханов биеналледа катнашучыларга.

Россия төзелеш һәм ТКХ министры Михаил Мень хәбәр иткәнчә, яшь һәм сәләтле архитекторлардан кадрлар резервы булдыру планлаштырыла. Аның сүзләренчә, архитектор абруен күтәрергә кирәк.

РФ Төзелеш министрлыгы башлыгы иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү программасын уңышлы гамәлгә ашыра торган төбәкләргә бонуслар билгеләргә кирәк дип саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International