Рөстәм Миңнеханов Мексиканың Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашты

2011 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мексика Кушма Штатларының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Альфредо Перес Браво белән очрашты.

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда Татарстан ягыннан ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, “Ак Барс холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры урынбасары Сергей Мухин һәм башкалар катнашты.

Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Мексика һәм Россия төбәкләренең берсе буларак Татарстан арасындагы хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәгә күтәреләчәгенә ышаныч белдерде. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Мексика һәм Россия арасындагы мөнәсәбәтләр тотрыклы, ул алдагы интеграцияне гамәлгә ашырырга һәм төбәкләр дәрәҗәсендә элемтәләрне җайга салырга мөмкинлек бирә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, кызганычка күрә, Татарстан һәм Мексика арасында эшлекле элемтәләрнең дәрәҗәсе һәм уртак проектларның саны без теләгәнчә югары түгел. ТР Президенты билгеләп үткәнчә, Мексика Кушма Штатларының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Альфредо Перес Браво ике якка да файдалы элемтәләрне ныгыту һәм үстерү өчен күп эшләр башкара.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Мексика белән хезмәттәшлек юнәлешләренең берсе – агросәнәгать комплексы һәм, аерым алганда, терлекчелек тармагы. Татарстан Республикасы әлеге мәсьәләдә Россия дәрәҗәсендә җитди тәкъдим ителгән, диде ул. Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, 2010 елда Татарстан бик көчле корылык кичерде, шуңа да карамастан, тиешле күләмдә терлек азыгы әзерләү һәм алып кайтуга, терлекләрнең баш санын саклап калуга иреште.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, спорт өлкәсендә, халыкара дәрәҗәдәге ярышлар оештыруда хезмәттәшлекне һәм тәҗрибә алмашуны җайга салырга кирәк. Ул искәртеп узганча, 2013 елда Казан Бөтендөнья җәйге универсиадасын, 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итәчәк. ТР Президенты 2017 елда Мексиканың спортның су төрләре буенча чираттагы дөнья чемпионатын кабул итәчәген аерым билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанга әлеге визит кысаларында кунакларга республика һәм аның икътисади мөмкинлекләре турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат тупларга тәкъдим итте. Ул Мексика Кушма Штатларының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Альфредо Перес Браво җитәкчелегендәге делегация әгъзалары өчен “Алабуга” махсус икътисади зонасы, республикада гамәлгә ашырылучы башка проектларның мөмкинлекләре презентациясен үткәрергә тәкъдим итте.

Үз чиратында, Альфредо Перес Браво Татарстанга Мексика бизнес-структуралары һәм илнең кайбер министрлыклары вәкилләрен алып килүе хакында хәбәр итте. Ул искәртеп узганча, моннан алдагы сәфәрдә ул Рөстәм Миңнехановка республикага Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлек итүгә карата кызыксыну белдергән компания вәкилләрен алып килергә вәгъдә иткән булган. “Мин Казанга терлекчелек өлкәсендә, ит, кофе җитештерү һәм сату һәм башка өлкәләрдә эшләүче 20 эшкуар белән килдем”, - дип билдерде илче.

Бүген күпләр Россия – ул Мәскәү генә түгел, ә күпсанлы төбәкләр дә дигән фикергә килде инде, диде Альфредо Перес Браво, бу – куәтле дәүләт, һәм Россия төбәкләренең берсе буларак Татарстанның үз икътисади стратегиясе бар.

Ул Мексика эшкуарларының Татарстандагы коллегалары белән элемтәләрне җайга салуга карата кызыксыну белдерүен ассызыклады.

Моннан тыш, Альфредо Перес Браво сүзләренә караганда, Татарстан вузларында белем алучы студентлар санын арттыру мөмкинлеген дә карарга кирәк.

Безгә спорт казанышлары өлкәсендә Татарстанның тәҗрибәсе зур әһәмияткә ия, диде илче.

Алга таба Мексика бизнес-структуралары вәкилләре ТР Президентына үз тармаклары һәм үсеш перспективалары хакында сөйләде, Казан хакындагы хис-кичерешләре белән уртаклашты. Аларның фикеренчә, бизнес-миссиянең төп бурычы – булган мөмкинлекләрне анализлау һәм ике якка да файдалы элемтәләр урнаштыру

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International