Илдар Халиков Казанда халыкара Арбузов премиясен тапшырды

2011 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Бүген Казанда Халыкара органик химия конгрессы кысаларында фосфорорганик кушылмалар химиясе өлкәсендә 2011 елгы халыкара Арбузов премиясе тапшырылды. Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков профессор Джордж Майкл Блэкбурнгка (Бөекбритания) медаль һәм лауреат дипломын тапшырды. Профессор Блэкбурн мондый дәрәҗәле бүләкне алу зур горурлык дип белдерде.

Профессор Блэкбурн (Шиффилд университеты, молекуляр биология һәм биотехника факультеты) – югары рейтинглы журналларда һәм өч монографиядә басылган 270 тән артык тикшеренү эшләре авторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International